Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Каникуллар
5 февраль 2021, 17:12

Мәгариф күгендә яңа йолдызлар кабынды

Һөнәри осталык бәйгесе иң яхшы педагогларны ачыклады

Һөнәри осталык бәйгесе иң яхшы педагогларны ачыклады
Ярыш кысаларында “Ел укытучысы”, “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, ”Елның яшь укытучысы”, “Мәктәпкәчә белем бирү педагогы”, “Өстәмә белем бирү педагогы” бәйгеләре узды.
55 конкурсант – районның иң яхшы, иң лаеклы, иң кыю һәм шәп педагоглары өч көн дәвамында һөнәри ярышта көч сынашты. Сәләтле хезмәттәшләре – укытучылардан торган компетентлы жюри бәяләгән бөтен сынаулар артта калды.
Район педагогларының һөнәри осталык конкурсы муниципаль этабын тантаналы ябу һәм җиңүчеләрне, лауреатларны, катнашучыларны бүләкләү чарасы, гадәттәгечә, Мәдәният сараенда үтте. Ел саен бу күркәм чарага яңа бизәкләр өстәлә һәм кабатланмаслыгы белән сокландыра. Бу юлы да шулай булды. Импровизацияләнгән тамашада “галимнәр” бөек укытучы образын булдырырга тырышты, әйткәндәй, нәкъ шундый мәгаллимнәр залда утыра иде.
Һәм менә, алар, бәйгечеләр, бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә чакырыла. Бу хәлиткеч һәм дулкынландыргыч минутларда аларга көч өстәп, дәртләндереп торырга мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре дә килгән иде.
Катнашучыларны район хакимият башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов тәбрикләде һәм башкаларга үрнәк булырлык талантлы укытучыларны ачыклау максатында үткәрелгән бу традицион чараның мөһимлеген билгеләп үтте.
Сайлаган һөнәренә тугрылык, укучылаырна яхшы белем бирү теләге берләштергән иң яхшы һөнәрмәннәр игълан ителде. “Мәктәпкәчә белем бирү педагогы” конкурсында “Дөнья балалар күзлегеннән” номинациясендә 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Александровна Дергунова диплом белән бүләкләнде. 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Җәмил кызы Буцкая лауреат исеменә лаек булды. Ә бәйгенең җиңүчесе - “Елның иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү педагогы” исеме 1нчсе балалар бакчасы тәрбиячесе Әминә Риф кызы Ризвановага бирелде.
“Өстәмә белем бирү педагогы” конкурсы лауреаты дипломнарына Пионерлар йортының “Акварель” рәсем төшерү иҗади берләшмәсе педагогы Надежда Владимировна Родионова һәм “Музыкаль тамчы” вокаль берләшмәсе педагогы Гөлназ Мәхмүт кызы Хәкимова лаек булды. Ә Пионерлар йортының “Лидер мәктәбе” берләшмәсе педагогы Римма Фирдәвес кызы Низамова җиңүче булды.
“Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының “Заманча санлы технологияләр куллану” номинациясендә - Слак мәктәбе укытучысы Эльмира Фәнүр кызы Саматова, “Мәдәни мирасны саклаган өчен” номинациясендә Мәндән авылыннан Инзилә Рәшит кызы Сираева диплом белән бүләкләнде. Трунтаиш авылыннан Наилә Әвхәт кызы Сәлманова лауреат булды.
“Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсында Тавричанка мәктәбеннән Клара Зөфәр кызы Сәрвәретдинова лауреат исемен алды. “Мәдәни мирасны саклау” номинациясендә М. Буранголов исемендәге башкорт лицееннан Фәнүрә Хәмит кызы Галимова һәм Нигъмәтулла авылыннан Рәйлә Марс кызы Шәяхмәтова дипломнарга лаек булды. Шафран мәктәбеннән Ләйсән Миңнебай кызы Хәлимова җиңүче исемен алды.
“Рус теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә унөч катнашучы үз көчен сынап карады. Гимназиядән Гөлсинә Мәгъсүм кызы Вафина һәм 4нче мәктәптән Галина Николаевна Дрюльченко лауреат исеменә лаек булды. “Рус теле дәресендә төбәк компонентын гамәлгә ашыру” номинациясендә Слак авылыннан Эльвира Фаил кызы Байбулатова диплом белән бүләкләнде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Әхмәт кызы Чупова конвертны ачып, җиңүчене игълан итә. “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы-2021” исеме Раевка 2нче урта мәктәбе укытучысы Эльза Риф кызы Даниловага бирелә.
“Елның яшь укытучысы” конкурсында биш педагог катнашты. Раевка 2нче урта мәктәбенең информатика укытучысы Айдар Айрат улы Хәлимов һәм Раевка 4нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алина Риф кызы Ардаширова лауреат булды. Аксен мәктәбенең инглиз теле укытучысы Вадим Ринат улы Куҗәхмәтовка җиңүче исеме бирелде.
Шулай итеп, дуслар, иң дулкынландыргыч минутлар җитте. Кем ул, “Ел укытучысы-2021”? Бәйгедә бит 16 конкурсант! Күптән көтелгән конверт ачыла һәм җиңүче игълан ителә. М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның тарих һем җәмгыять фәне укытучысы Лиана Касыймхан кызы Каһарманова иң яхшы укытучы дип танылды! Башка җиңүчеләр кебек үк ул да республика һөнәри осталык конкурсында район данын яклаячак.
“Ел укытучысы” конкурсының “Иҗади эзләнү”номинациясендә диплом белән Раевка 2нчеурта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Флүр кызы Мостафина бүләкләнде. Шулай ук “Белем бирү процессында тикшеренү” номинациясендә Әбдрәшит мәктәбенең технология укытучысы Алия Рәис кызы Сөләйманова, “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә Кармыш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлчирә Факил кызы Сәүбанова, “Педагогик остаханә”дә Раевка 4нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Николаевна Кузнецова, “Педагогик һөнәргә тугрылык өчен” Воздвиженка мәктәбенең математика укытучысы Люция Ислам кызы Павлова да дипломнарга лаек булды. Лауреатлар исәбендә Шафран мәктәбенең математика укытучысы Наталья Анатольевна Митрофанова һәм Раевка гимназиясенең биология укытучысы Лена Яхъя кызы Симахина да бар иде.
Бу көнне тагын бер мөһим вакыйга булды - югары казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен берничә укытучыга Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Башкортстан Республикасының почет грамоталары, күкрәккә тагылучы билгеләр тапшырылды.
Укытучыларга алкышлар, котлаулар яңгыраган, чәчәк бәйләмнәре тапшырылган абруйлы конкурс артта калды. Алда аларны тагын да киеренке эш көннәре, яңа казанышларга һәм ачышларга әйдәгән яңа биклекләр көтә.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: