Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Хәтер һәм дан елы
17 март 2020, 13:00

“Җиңү өчен картәтиемә рәхмәт!”

Әбдрәшит мәктәбе шундый ук исемдәге акция үткәрә һәм зур стенд-баннер булдыру өчен фронтовиклар һәм тыл эшчәннәренең фоторәсемнәрен җыюны оештыра.

Әбдрәшит мәктәбе шундый ук исемдәге акция үткәрә һәм зур стенд-баннер булдыру өчен фронтовиклар һәм тыл эшчәннәренең фоторәсемнәрен җыюны оештыра.
Әбдрәшит... Авыл аксакаллары аны Тау-күл дип тә йөртә!!! Искиткеч хозур табигатьле яклар. Ял итүчеләр, балыкчылар һәм аучыларны матурлыгы белән үзенә тартып торган куе урманнар, күп санлы күлләр һәм челтерәп аккан чишмәләр. Әмма ата-бабаларыбызның туган ягын хозур табигать кенә данламый. Аның төп байлыгы – кешеләр. Бу игелекле җирнең танылган шагыйрьләр – Шамил Анак һәм Әмир Мәхмүт, Советлар Союзы Герое Солтан Хәмит улы Бикеев, СССРның атказанган очучысы Фуат Шәрип улы Үтәшевларны үстерүе белән без горурланабыз.
Авылыбызның данлы елъязмасын менә инде күп еллар “Заря” хуҗалык җитәкчесе Наил Мәсгуть улы Әминев дәвам итә. Аның һәм авылдашларының тырышлыгы ярдәмендә авыл чиста, матур. Бездә урамнар төзекләндерелгән, юллар яхшы. Авылның юбилеен билгеләү матур традициягә әйләнде. Әмма быегы ел үзенчәлекле. 2020 ел – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләү елы. Бу истәлекле вакыйга кысаларында, авылда китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан һәм, әлбәттә, мәктәптә тематик чаралар үткәрелә. Укытучылар укучылар белән сынйыф сәгатьләре һәм тыл эшчәннәре белән кызыклы очрашулар оештыра. Балалар презентацияләр, инсценировкалар әзерли, сугыш еллары җырларын өйрәнә.
“Без хәтерлибез, без горурланабыз!” патриотик проект кысаларында, тыл эшчәннәре, мәгариф ветераннары, авыл Советы һәм Кырым мәктәбе вәкилләре катнашлыгында зур чара узды.
Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Әбдрәшит мәктәбе “Җиңү өчен картәтиемә рәхмәт!” акциясе үткәрә һәм зур стенд-баннер булдыру өчен фронтовиклар һәм тыл эшчәннәренең фоторәсемнәрен җыюны оештыра.
Хөрмәтле “Әбдрәшит авыл Советы халкы, якташлар! Фотографияләрегезне мәктәпнең school-abdrashit@mail.ru электрон адресына яки Әбдрәшит авылы, Урман урамы, 1 А адресы буенча җибәрегез. Коточкыч сугыш елларында Ватаныбыз алдында бурычын үтәгән, безнең өчен тыныч күк йөзе яулаган кешеләрнең берсе дә онытылмасын.
Эльвира ЛОТФУЛЛИНА,
Әбдрәшит мәктәбе укытучысы.
Читайте нас