Бу 1943 елда эшләнгән фоторәсемдә - минем әтием Мөхәррәм Абдулла улы Муллагалиев.
Рәсемнең икенче ягына ул болай дип язып куйган: “Фотография Кырым өлкәсенең Мелитополь шәһәрен азат иткәндә немецлар пехотасын һәм “Садовый” совхозы янында фашист танкларын юк иткәндә яраланганнан соң Саратов шәһәре госпиталендә төшерелгән”.
Ә әтием кулындагы гармун тарихы менә шундый: Саратовка китәр алдыннан ул үз әнисенә эшелонның Аксен станциясе аша үтәчәге һәм шушы көнне аның гармунын алып килүләрен үтенеп телеграмма җибәрә. Ә көне төгәл генә билгеләнмәгән була. Хәҗәр авылыннан әнисе җәяүләп берничә көн рәттән төенчек һәм улы өчен гармун белән Аксен станциясенә йөри, иртәдән кичкә кадәр поезд көтә. Ниһаять, бер атна үткәч, бу көн килеп җитә! Ана белән улның очрашуы нибары 10 минут була!
Әтием Җиңүне Польшада каршылый. Ул танкист була. Һәм үзенең танкында туган ягына әйләнеп кайта. Ә туган авылына кулына гармун тотып кайтып керә!
Мәндән мәктәбе укытучысы.