Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Хәтер һәм дан елы
26 Марта 2020, 10:00

Өчпочмаклы фронт хатлары

75 ел элек илебез фашист илбасарларына каршы коточкыч сугышта җиңү яулады.

75 ел элек илебез фашист илбасарларына каршы коточкыч сугышта җиңү яулады. Шушы мөһим вакыйгага бәйле Русия Федерциясе Оборона министрлыгы “Хәтер юлы” дип аталган проектны гамәлгә ашыра.
Картәтиләребезнең һәм карт картәтиләребезнең фронттан җибәргән хатлары “Хәтер юлы” бердәм архивына керәчәк һәм соңыннан тарихи альбом чыгарылачак. Сканерланган текстларны яки фотога төшерелгән хатларны Пионерлар йортының naday03@mail.ru яки zilja.zalilova@bk.ru электрон почтасына җибәрүегезне сорыйбыз.
Хат тексты аңлаешлы һәм тулысынча төшерелгән булырга, адресның, хатның кемгә һәм кем тарафыннан җибәрелүе ачык күренергә тиеш. Аны Пионерлар йортында да сканерларга мөмкин.
Һәр гаиләгә фронттан килгән солдат хатлары ул елларның мөһим тарихи документы булып тора. Аларны түземсезләнеп көтеп алып бөтен гаилә белән укыганнар, дусларына һәм күршеләренә дә укып ишеттергәннәр. Дары исе сеңгән хат юлларында - сугыш, окопларда гадәти көннәр сулышы һәм җиңүгә ышаныч!
Аларның күбесе - “Цензура тарафыннан тикшерелгән” штампы куелган гади өчпочмаклы хатлар. Икенчеләре – икегә бөкләнгән гади кәгазь бите. Өченчеләре ялан почтасы битендә сугышлар арасында ашыгыч эре почерк белән язылган, ә бланкында “Тулысынча юк иткәнгә кадәр эзәрлекләргә!”, “ Фашист илбасарларына үлем!” дигән сүзләр бар.
Пионерлар йорты музеенда 1943 елның 1 маенда язылган хат кадерләп саклана. Аны фронттан Газиз Галиәхмәт тулы Абдуллин хатынына һәм балаларына язган:” Кадерле Хәтимә! Сиңа ялкынлы сәлам җибәрәм. Шулай ук Ленага, Кларага, Верочкага һәм Ринатка күп сәлам. Хөрмәтле картәниебезгә, Варяга, Надяга да күп сәлам, иптәш Семеновка һәм Нәбиуллинга да сәлам әйтерсең. Юлда барганда мин моннан өч хат язып җибәрдем, аларны алгансыңдыр, дип өметләнәм. Менә мин янә Бөек Ватан сугышы кырларында, анда мин өстәмә белем һәм көч-куәт туплап килдем. 30 апрельдә үзебезнең частьта булдым, иптәшләр бик яхшы каршы алдылар. Бүген 1 майны бәйрәм иттек, митинг булды”.
1943 елда Газиз Галиәхмәт улы утлы Курск дугасына эләгә. Аңа ул вакытта 35 яшь була.
Фронттан килгән бу өчпочмаклы хат авыр сугыш еллары символы булып бик күп буыннарның хәтерендә калсын һәм йөрәкләребезгә
горурлык тойгысы өстәсен.
Читайте нас