Миннәт Зиннәт улы Ульданов – Бөек Ватан сугышы елларында Туган илебезне фашист илбасарларыннан саклаучыларның берсе.
Ул 1923 елда Слак авылында туган. Шунда алты сыйныф тәмамлаган. Арытабан язмыш аны Кемерово шәһәренә алып китә, анда шахтада эшли. Шуннан хәрби хезмәткә алына. 1942 елның февралендә хәрби ант кабул итә.
1942 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр 664нче укчылар полкы составында күп кенә совет шәһәрләрен азат итүдә катнаша, Польшада алыша. 1947 елның февраленә кадәр сержант званиесендә 469нчы артиллерия полкында хезмәт итә.
Варшава өчен барган алышларда аягы һәм кулбашы яралана. Җиңүне Германиядә, Дрезденда каршылый.
Сугыштан соң фронтовик туган авылына кайта. Сөт җыючы, фермада терлекче булып эшли, “Коммунист” колхозында мал азыгы хәзерли. Аның гомум хезмәт стажы - 44 ел. Алдынгы колхозчы балалар тәрбияләгән, хәзер оныклары һәм туруннары уңышлары белән шатландыра.
Без илебез тарихы, Ватаныбызга тугры хезмәт иткән ветераннарыбыз белән горурланабыз. Туган иленең сакчысы Миннәт Зиннәт улы Ульданов алдында баш иябез. Ветеран бүген Слак авылында яши һәм үсеп килүче яшь буынга үзенең героик үткәне турында сөйли.
Пионерлар йорты педагогы.