Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Хәтер һәм дан елы
2 Апреля 2020, 14:30

Җиңүнең юбилеена ветераннар - 25 мең сум, тыл эшчәннәре 5 мең сум төбәк түләүләре алачак

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына, тыл эшчәннәренә, сугышта һәлак (вафат) булган катнашучыларның (инвалидларның) гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында указга кул куйды.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, концлагерьлардагы элеккеге балигъ булмаган тоткыннар - 25шәр мең сум, һәлак булган яки вафат булган сугыш ветераннарының гаилә әгъзалары, шулай ук сугыш елларында кимендә алты ел хезмәт стажы булган тыл эшчәннәре 5шәр мең сум акча алачак.
Түләүләр апрель-май айларында республика бюджетыннан түләнә. Заявка бирү таләп ителми, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Шулай ук Русия Президенты указына ярашлы, Бөек Ватан сугышы ветераннары федераль бюджеттан 75 мең сум, тыл эшчәннәре 50 мең сум акча алачак.
Фото: sm-news.ru
Читайте нас