Туганнары өчен ул мәңге яшь булып калган
Һәр гаиләдә үз геройлары турында истәлек яши. Әмма һаман кешелекнең иң канкойгыч сугыш тарихында ак таплар кала әле. Минем гаиләм өчен – ул хәбәрсез югалган бабаем Әнвәр Шәех улы Вәлиев, әниемнең абыйсы.
Бабаем Әнвәр – кем булган ул?
Бу сорау мине һәрвакыт борчыды. Бүгенге көндә аның язмышы шактый фаҗигале булуы билгеле.
Әнвәр 1919 елда Әлшәй районының Слак авылында туган. Әтисе Шәех Вәлиев – ул минем картәтием, ә әнисе – Миниса апа. Картәтиемнең беренче хатыны – минем картәнием – бик иртә вафат була. Ике кызлары - Фатима (минем әнием) белән Кәмәрия ятим кала. Картәтием Шафран станциясендә тимер юлында эшли.
Еллар бик авыр була. 1921 елгы корылык Идел буена, шул ук исәптән Башкортстанга да ачлык китерә. Шушы авыр елда Шәех картәтием вафат була. Миниса бәләкәй Әнвәрне вакытлыча калдырып, туган ягына кайтып китә. Моның өчен яшь әнине мин гаепләргә уйламыйм. Ятимнәрне аларның картәниләре улы Гади (Шәехнең энесе) белән тәрбиягә ала.
Гади бабай соклангыч кеше була. Өйләнә, тиздән гаиләдә уллары Рәшит дөньяга килә, үскәч ул Совет армиясендә хезмәт иткәндә полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Изге күңелле Гади бабай туганлык бурычын үтәп, гаиләсенә Әнвәрне генә түгел, аның ике апасы Фатима белән Кәмәрияне дә ала. Арытабан тагын сабыйлары туа, барлыгы тугыз балалары була.
Искиткеч тырышлыклары нәтиҗәсендә 1921 елгы ачлыкта гаилә исән кала. Бәрәңге үстерәләр, шушы корылык елында һәр төпкә күп итеп су сибәләр. Суны Слак елгасы кушылдыгыннан ташыйлар. Хезмәт сөючәнлекне Гади бабай балаларына да тапшырырга тырыша. Әнвәр мәктәптә укый, тиздән Фатима белән Кәмәрия кияүгә чыга.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Әнвәр Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аннары армиягә алына. Әмма тиздән Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул хәрби училищега артиллеристлар курсларына җибәрелә. 41нче пушка бригадасында сугыша, күп кенә зур алышларда катнаша. Берлинга кадәр барып җитә, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнә. Бу мәгълүматларны эзтабар Наталья Лазарева ярдәмендә эзләп таба алдык, ул илнең Оборона министрлыгы “Мемориаль” гомумиләштерелгән мәгълүматлар базасы аша абыемның биографиясеннән фактларны бөртекләп җыйган.
Әнвәр өчен сугыш тәмамланмый әле
1945 елның августында аны Маньчжуриягә япон милитаристларына каршы сугышка җибәрәләр. Ул Шафран аша хәрби эшелонда узып барганда якташларына Гади бабайга бу хәбәрне тапшыруларын сорый. Аның турында башка мәгълүмат булмый. Ул хәбәрсез югала. Ун елдан артык элек эзтабарлардан Әнвәрнең һәлак булган урыны турында мәгълүмат килә. Кызганычка каршы, ул вакытка авылда якын туганнары калмый һәм аның гәүдәсен туган якка алып кайту мөмкинлеге булмый.
Һәлак булганда аңа нибары 26 яшь була. Мин аның рухи һәм физик яктан да көчле, матур кеше булуын беләм. Ул безнең азатлыгыбыз һәм тыныч тормыш өчен гомерен биргән. Мин бабаем Әнвәр Шәех улы Вәлиев белән чиксез горурланам!
Слакта бабаебызның туганнан туганы Раил Мидхәт улы Гыйльманов яши, ул да данлыклы яугирнең җирләнгән урынын табарга хыяллана. Без эзләнүләрне туктатмыйбыз һәм Башкортстандагы “Русиянең эзләү хәрәкәте” төбәк бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек. Әнвәр Вәлиев турында нинди дә булса мәгълүмат алсак, бик рәхмәтле булыр идек.
Уфа дәүләт нефть-техник университеты профессоры.
(“Молодежная газета”, 2020 елның 18 феврале).