Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Хәтер һәм дан елы
22 апрель 2020, 13:07

Каһарман яугирләр турында

Мәктәп укучылары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган дистанцион конкурсларда актив катнаша.

Мәктәп укучылары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган дистанцион конкурсларда актив катнаша.
Укучылар өчен бу иҗади бәйгеләрне мәгариф бүлеге игълан итте, аларның кайберләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар да үз көчен сынап карый ала. Конкурсларда берничә номинация тәкъдим ителә. Алар - шигырь сөйләүчеләр, видеороликлар, рәсемнәр конкурслары, “Үлемсез полк”, “Георгий тасмасы” акцияләре. Номинацияләр арасында шулай ук “Җиңү көне хөрмәтенә 75 җыр” марафоны, дистанцион уку вакытында 75 “бишле” билгесе алган иң яхшы укучыга конкурс та бар.
Укучылар вакытлыча операторларга әйләнгән әти-әниләре ярдәмендә үз эшләрен җибәрә башлады да инде. Кемдер рәсем төшерә, җырлый, хәтта бии дә, кайберәүләр шигырь сөйли, ә менә М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның 7 “а” сыйныфы укучысы Альфинур Галиева чын мәгънәсендә сәнгать әсәре иҗат иткән. Ул карт картәтисенең исемен тукымага чигеп, аны алсу канәфер чәчәкләре, Георгий тасмасы һәм кызыл йолдыз белән бизәгән. Оста кыз эшен карт картәтисе – Бөек Ватан сугышында катнашкан Галиев Вәлиулла Минеряр улының якты истәлегенә багышлаган.
Читайте нас