Минем карт картәтием Иван Никитович Кущев - Бөек Ватан сугышы ветераны, аның хөрмәтенә әтием белән миңа да шул ук исемне кушканнар. Кызганычка каршы, ул күптән бу дөньяда юк инде, мин карт картәтием турында аның кызы - картәнием сөйләве буенча гына беләм. Карт картәтием сугыш башланганнан алып 1944 елның 15 маена кадәр авыр юл үтә.
Танк батальонында укуын тәмамлап, артиллерист-төзәүче, кече командир званиесе алып, 101нче бригада составында алыша, пехотада хезмәт итә. Билгеле булуынча, пехота – сугышта танкларны саклаучы стена, ул һәрвакыт алдан бара.
1943 елның сентябрендә карт картәтием каты яралана. Санитарлар тапканга кадәр, тәүлек буена салкын җирдә ята. Озак госпитальдә дәвалана, хәлсезләнгән карт картәтиемне, аягын кистерергә бирмичә, әтисе өйгә алып кайта. Өйдә дәвалануын дәвам итә, ләкин 1947 елга кадәр култык таягында йөри, гомере буена чатанлый.
Ул үзе кичергән куркыныч вакыйгалар турында бик аз сөйли. Сөйләгәндә аның күзләреннән яшь ага.
Карт картәтиемнең яраткан җыры Марк Бернес башкаруында ”Враги сожгли родную хату” була. Бу җырны һәрвакыт елый-елый тыңлый. Җырны тыңлаганнан соң мин аның сюжеты тормыштан алынганлыгын аңладым.Солдат исән кала, барлык тәмуг газаплары аша үтеп, өенә кайта, әмма аның гаиләсе юк инде. Бу сугыш елларында фаҗигаларны сурәтләүче җыр. Өйне, гаиләне югалту кайгысы... һәм карт картәтиемә шуларны башыннанүткәрергә туры килгән. 1940 елда ул Кызыл армия сафына алына, ә бер елдан әнисе вафат була. Бу турыда аңа озак хәбәр итмиләр. Сугыш һәркемне чыныктыра, ныклылыгын сыный.
Картәнием сөйләгәннәреннән карт картәтиемнең гаҗәеп кеше булганлыгын беләм. Теләгәненә һәрвакыт ирешкән ул. Бик изге күңелле, кунакчыл, ярдәмчел булган. Кешелеклелек сыйфатларына ия булганы өчен аны барысы да хөрмәт иткәннәр. 30 ел җитәкче вазыйфасында эшләвенә карамастан, бик гади кеше булган. Күпләр, кемгә аның белән бергә эшләргә туры килгән, карт картәтиемне яхшы яктан гына искә алалар.
Хәрби батырлыклары өчен карт картәтием Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен”, Георгий Жуков медальләре һәм бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Аның тыныч тормышта лаеклы хезмәте өчен алган наградалары да күп. Күзалдына китерүе дә авыр, әгәр ул сугышта һәлак булган булса, картәнием дә, әтием дә, мин дә тумаган булыр идек... Кыю һәм батыр йөрәкле карт картәтием белән чиксез горурланам.
Сугыш карт картәнием Надежда Константиновна Кущеваның (кыз чагында Борисова) гаиләсен дә читләп үтми. Аның бөтен гомере Әлшәй районында үтә, озын гомер кичереп, бер ел элек кенә гүр иясе булды. Карт картәнием 1927 елда өч балалы гаиләдә туа. Әтисе район санэпидемстанциясендә санитар булып эшләгән, әнисе балалар тәрбияләгән һәм йорт хуҗабикәсе булган. Тыныч, тату тормыш көтәләр. Сугышка кадәр гаиләгә авыр кайгы килә. Ул вакытта дәваланмый торган авырудан карт картәниемнең бәләкәй сеңелесе вафат була. Ул беренче сыйныфка барырга тиеш булган. Күпме күз яше түгелә!
Тиздән барысы өчен дә тагын бер сынау килә. Сугыш... аннан да куркынычрак нәрсә бар? Карт картәниемнең абыйсы, Яков, мин укыган мәктәптә 10нчы сыйныфны тәмамлый. 17 яшьлек егет 1941 елның июнендә сугышка китә. Ул яхшы укыган һәм хәрби училищега укырга керергә хыялланган була. Ә аның урынына – очучылар курслары, фронт... Мәктәпне тәмамлаган биш дус егет шушы курсларга җибәрелә, аннары туры фронтка китәләр. Яковтан кыска хатлар килә, озын итеп язарга вакыты булмагандыр, күрәсең. Үзе турыда бик аз яза, әмма һәрвакыт тиздән дошманны җиңеп, туган ягына әйләнеп кайтачагы турында яза. Фронттан язган соңгы хатында ул туганнарына тиздән берничә көнгә полкташы белән (чөнки аның кайтыр урыны юк, немецлар аның авылын утка тоткан һәм бөтен туганнары һәлак булган) отпускка кайтачагын хәбәр итә.
Улларын, абыйларын, оныкларын өйдә барсы да түземсезләнеп көтә! Әмма күрешергә насыйп булмый. Яковны авырып киткән летчик дусты урынына заданиегә җибәрәләр. Һәм ул аның соңгы очышы була. Туганнары алган хатта “Хәбәрсез югалды” дип язылган була. Әти-әнисе гомерләре буена аның исән-имин әйләнеп кайтуын көтә. Озак еллар дәвамында күп тапкырлар җибәрелгән запросларга: “Хәбәрсез югалды” дигән бер үк җавап килә.
Гаиләдә өч баладан бер кыз – минем карт картәнием генә кала. Унбиш яшендә ул консерва заводына эшкә бара, өлкәннәр белән беррәттән хезмәт сала. Монда, тылда да, барысы да ару-талу белми тырышып эшли.
Карт картәниемнең әтисе пима баскан. Ә әнисе бияләй һәм оекбашлар бәйләгән. Аларның барсын да фронтка җибәргәннәр.
Арытабан карт картәнием озак еллар кулланучылар кооперациясендә эшли. Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре, “Кулланучылар кооперациясе алдынгысы” билгесе, күп санлы почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Сугыш безнең гаиләгә күпме кайгы китергән! Ачлык, өмет-ышанычларның челпәрәмә килүе, якыннарны һәм туганнарны югалту. Ә без, яңа буын вәкилләре, ата-бабаларыбыз турында истәлекне хөрмәт итәргә тиешбез. Мин бервакытта да сугыш булмавын, бөтен халыкның тыныч күк йөзе астында яшәвен телим. Чөнки бу тынычлыкны безнең барыбызга да яугир карт картәтиләребез бүләк иткән, без алар белән горурланабыз.
...Шафран авылындагы Туганнар каберлегендә куелган стелада Әлшәй районыннан сугышка киткән карт картәтиемнең һәм аның абыйсының исем-шәрифләре уеп язылган.
Мин ел саен 9 Май көнне Җиңү парадында Үлемсез полк сафында карт картәтием рәсеме белән горур үтәм. Мин хәтерлим! Мин горурланам!
2нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы.