Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы

Гомере буена тәнендә тимер ярчыгы йөртте

Трунтаиш авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән һәм Җиңүдән соң гомерен туган җиренә багышлаган фронтовик әтисе Ахунов Байтимер Шакир улы турында истәлекләре белән яугирнең кызы Фәүзия Мохтарова уртаклаша.

Трунтаиш авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән һәм Җиңүдән соң гомерен туган җиренә багышлаган фронтовик әтисе Ахунов Байтимер Шакир улы турында истәлекләре белән яугирнең кызы Фәүзия Мохтарова уртаклаша.
“Әтием Трунтаиш авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Ул җидееллык мәктәпне тәмамлаган ел илебез өчен фаҗигале дата - Бөек Ватан сугышы башланган көнгә туры килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң егет бераз туган колхозында эшли, ә 1942 елның сентябрендә бик күп яшьтәшләре кебек үк, аны да Кызыл армия сафына алалар. Байтимерне Балтыйк буе фронтына җибәрәләр. Хәрби юлын ул Кызыл Байраклы 29нчы дивизиянең 153нче артиллерия полкында башлый. Шушы дивизия составында ул Таллин, Тарту, Кенигсберг, Гданьск (Польша), Прага (Чехия) шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Бөек Җиңүне Германиядә каршылый.
Сугышны әтием артиллерист булып үтә. Ике тапкыр яралана, ялан госпитальләрендә дәваланганнан соң янә сафка баса. Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен күп тапкырлар дәүләт бүләкләре һәм командованиенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, алар арасында “Хәрби батырлыгы өчен” медале һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены да бар. Әтием 1947 елда гына демобилизацияләнә. Җиңүдән соң Австрия, Чехословакия, Румыния, Венгрия, аннарыУкраинада хезмәтен дәвам итә.
Туган авылына әйләнеп кайткач, колхозда эшли башлый. Тиздән Дәүләкәндә училище тәмамлый һәм 1955 елга кадәр хуҗалыкта тракторчы булып хезмәт сала. Башта Бакалы авыл хуҗалыгы мәктәбен, аннары Стәрлетамак зоотехник-ветеринария техникумында укып диплом алганнан соң хезмәт эшчәнлеген терлекчелектә дәвам итә, гомерен ветеринария эшенә багышлый.
Әтием 65 яшенә кадәр эшләде. Сугышта яраланганнан соң тәнендә калган тимер ярчыгы аңа гомере буена тынгы бирмәде. Табиблар аны күп еллар узгач кына алды.
Әтиебез бәхетле тормыш юлы үтте. Ватаныбызны илбасарлардан саклап, хәрби бурычын тулысынча үтәде, исән-имин әйләнеп кайтып, тыныч тормышта тырыш хезмәт салды. Авылда Байтимер Шакир улын хөрмәт иттеләр. Үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән әтиемне күп тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Әниебез Мөслимә белән, ул аңа сугыштан соң өйләнә, сигез бала тәрбияләп үстерделәр. Әтиебез хәтеребездә мәңгелеккә көчле рухлы, игелекле, каһарман һәм тормышны сөючән кеше, үлемсез герой-фронтовик булып калачак, аның исеме Русия тарихына мәңгелеккә язылган”, - дип яза безгә Трунтаиш авылыннан Фәүзия Мохтарова.
Читайте нас