Сугыш... Күпме кешенең гомерен өзгән, күпме сабыйны ятим иткән. Ул көннәр хатирәсе һәркемнең күңелендә, йөрәгендә мәңгелеккә уелып калган. Яу яланында сугышкан батырларга да, тыл эшчәннәренә дә рәхмәтебез чиксез.
Минем картәнием Минегалимә Минегуҗа кызы Юнысова 1926 елда Сарыш авылында заманына күрә бай, хәлле гаиләдә дөньяга килгән. Әти-әнисе бик тырыш, эшсөяр кешеләр булган. Ләкин картәниемә дүрт яшь тулганда тормышлары челпәрәмә килә - мал-туарларын, йорт-кураларын тартып алып, “кулак” исеме тагып, Минегужа Юнысовны гаиләсе белән Себер якларына озаталар. Берсеннән-берсе бәләкәй биш бала белән сөргенгә җибәрелгән гаиләнең нинди михнәтләр кичереп, нинди сынаулар үтүен күз алдына китерүе дә авыр.
Ничәмә еллар сөргендә булганнан соң, ниһаять, туган якларына кайталар. Ике-өч ел Туймазыда яшиләр, шунда әниләре Мәрхәбә вафат була. Карт картәтием биш баласы белән кышкы салкында, ач-ялангач килеш, җәяүләп Сарыш авылына кайтып җитә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Минегуҗа Юнысов һәм аның өч улы фронтка китә.
- Авылда бары тик хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына торып калдык. Ул елларда халык "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" лозунгы астында яшәде. Хезмәт юлын бик иртә башларга туры килде. Көне буе бау утау, урак белән иген уру, печән әзерләү кебек эшләр башкардык. Эшче куллар җитешмәгәч, иген шул килеш эскерткә салынып, кышка кергәч, сугып алына иде. Тагы да фронтка бияләй, оек, янчык, һәм башка әйберләр җыеп, посылка җибәрә торган идек.
Тиздән безне, 14-15 яшьлек балаларны, товар ташучы поездга төяп, Свердловскига торф чыгарырга җибәрделәр. Эш авыр булды. Торфны кисәкләп-кисәкләп чыгарабыз да, штабельләргә өябез. Арып-талып кайтып егылабыз салкын баракларга. Өскә кияргә кием юк, аякларда зур кирза итекләр. Ике ел тирәсе йөргәннән соң авылга кайттык. 1943 елда Куйбышевка тимер юлын төзәтергә алып киттеләр. Бер ел гомерем шунда үтте. 1944 елның язында Ленинградка җибәрделәр, анда шәһәрне блокададан соң чистартырга кирәк иде. Көне-төне эшләсәк тә, рухыбызны төшермәдек, Җиңүгә ышанычыбыз зур булды, - дип хәтерләр иде картәнием.
43нче елда Минегуҗа картәтиемнең хәбәрсез югалуы турында кәгазь килә, әмма якыннары моңа ышанмый, өметләрен өзми көтәләр. Һәм, чынлап та, 1946 елда яугир исән-имин авылга кайтып төшә. Бәхеткә күрә, картәниемнең абыйлары да сугыштан исән-сау әйләнеп кайта.
Сугыштан соң Минегалимә колхозда сарык карый. 1946 елда фронтовик егет Шәрифҗан Хөснетдиновка кияүгә чыгып, Кункас авылына килен булып төшә. Картәтием белән бик тату яшәделәр, матур итеп дөнья кордылар, колхозда да тырышып хезмәт салдылар, җиде балага яхшы тәрбия биреп олы тормыш юлына аяк бастырдылар.
Тырыш хезмәте өчен картәнием "1941 -1945 еллларда Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны", “Ана даны” медальләре, бихисап Почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Кызганычка каршы, бүген Минегалимә картәнием дә, Шәрифҗан картәтием дә арабызда юк инде. Ватан язмышы өчен җанын бирергә әзер торуның бер үрнәге булып яшәде алар.