Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Хәтер һәм дан елы
13 Мая 2020, 15:05

“Алар Ватан өчен көрәште”

Шундый исем астында Фән авылы фронтовикларына багышланган хәтер китабы чыкты.

-шундый исем астында Фән авылы фронтовикларына багышланган хәтер китабы чыкты.
Җыентыкның авторы – шушы авылда туып-үскән Рәүф Галимов. Белеме буенча ул – инженер-механик. Хаклы ялга чыкканчы Дәүләкән кирпеч заводы директоры булып эшләгән. Ул берничә ел дәвамында сугышта катнашучылар турында мәгълүмат җыйган. Китапка фронтовикларның кыскача биографиясе, архив документлары, аларның туганнары һәм якыннарының хатирәләре, шулай ук сугыш елларындагы уникаль фоторәсемнәр кергән.
Рәүф Мәсгуть улының әтисе Мәсгуть Мөгин улы Галимов та сугышта катнашкан. Унсигез яшьлек егет 1942 елда фронтка китә. 1943 елдан старшина званиесендә Икенче Украина фронты составында алыша. 1944 елда Яссы-Кишенев операциясендә катнаша, аның барышында Румыния, Молдавия ССРы һәм Украина ССРның Измаиль өлкәсе азат ителә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Җыентыкта Мәсгуть Мөгин улының туруны, 8нче сыйныф укучысы Илдар Галимовның карт картәтисенә язган хаты урнаштырылган.
Тыныч вакытта Мәсгуть Галимов тормыш иптәше Кәүсәрә Мөнир кызы белән башлангыч мәктәптә укыталар. Мәсгуть Мөгин улы РСФСРның атказанган укытучысы исеменә лаек була.
-Безнең авылдан кырык алты ир-егет фронтка киткән, егермесе генә исән-имин әйләнеп кайткан, - ди Рәүф Мәсгуть улы. – Белүебезчә, Совет армиясе сугышның башында зур югалтулар кичерә. Яу кырларында безнең якташларыбыз да башын сала, 1941-1942 елларда тугызы хәбәрсез югала.
Авылдашларыбыз барлык фронтларда да алыша: Ленинград, Мәскәү, Сталинградны саклый, Украина, Белоруссия, Венгрия, Польшаны азат итә, Берлинны алуда катнаша. Фашист Германиясен җиңгәннән соң якташларыбыз Талип Исмәгыйлев, Галимулла Нигъмәтуллин, Хисами Камалов Ерак Көнчыгышта япон самурайларын тар-мар итүдә катнашып, исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. Без шулай ук Хәйрулла Табилов, Миңнулла Йомагуҗин, Әгълетдин Галимов, Талип Исмәгыйлев, Хәсән Мөхәммәтҗанов, Давыт Нигъмәтҗанов, Мәсгуть Галимов, Габдрахман Минегалиев, Сабир Таҗетдинов, Закир Хәбибовларның батырлыклары һәм орден-медальләр белән бүләкләнгән башка бик күп якташ яугирләребез белән горурланабыз. Бу җыентык – якташларым истәлегенә тирән хөрмәт билгесе ул.
Читайте нас