Безнең мәктәптә туган якны өйрәнү музее бар. Ул укучыларны патриотик рухта тәрбияләү үзәге генә түгел, чын хәтер китабы да, монда җыелган документлар һәм әйберләр тарихи үткәннәрне саклый һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыра.
Без, Трунтаиш мәктәбе укучылары, Бөек Ватан сугышы һәм яугирләр турында истәлекне саклауга үз өлешебезне кертәбез. Бөтен мәктәп белән “Хәтер китабы” өчен материаллар – әти-картәтиләребезнең, якташларыбызның, туганнарыбызның, сугыш ветераннарының фотоларын һәм алар турында белешмәләр җыябыз.
Шулай ук “Данлыклы якташлар”, “Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында”, “Туган ягым” тикшеренү проектлары өстендә эшлибез. Музейдагы материаллар безгә тикшеренү эшләре алып барганда бик ярдәм итә.
Музейда чираттагы экскурсия вакытында “Мөхәммәтов Вәли Әмирҗан улы" дип язылган фоторәсемгә күзем төште. Бу бит безгә сыйныф җитәкчебез сөйләгән танкист Салихның абыйсы!
Мөхәммәтов Салих Әмирҗан улы 1923 елда Трунтаиш авылында туган. Җидееллык мәктәпне тик “яхшы” билгеләренә генә тәмамлап, Благовещен районында укытучы булып эшли. Соңыннан Куйбышевта машинист-тимер юлчылар курсын тәмамлый. Техникумга укырга кереп, инженер булырга хыяллана. Ләкин егетнең хыялларын сугыш челпәрәмә китерә.
Гитлер гаскәрләре басып кергән тәүге көннәрдә үк Салих комиссариатка килә, ул сугышка бару теләге белән яна. Әмма 18 яше дә тулмаган егеткә рөхсәт бирмиләр. Бераз вакыт машинист булып эшли, ә соңыннан Куйбышевка әйләнеп кайтып, танкистлар курсын тәмамлый һәм үзе теләп сугышка китә.
Салих Мөхәммәтовның хәрби юлын өйрәнгән чакта “Халык тарихы” сайтында өстәмә мәгълүматлар табылды. Ул хезмәткә 1941 елның ноябрендә алына. Үзәк фронтның 109нчы танк бригадасында дошманнар белән алыша. Сталинград сугышында катнаша, “Батырлык өчен”, “Сталинградны обороналаган өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Бүләкләү кәгазендә менә нәрсәләр язылган: “Мөхәммәтов үзен бик кыю, оста, үз эшен яхшы белгән радист итеп күрсәтте.
1943 елның 5 июленнән 9 августына кадәр ул рациядә дежур иткән вакытта бөтен мәгълүматны һәм карарларны, каршы як авиациясенең һөҗүменә һәм артиллерия утына карамый, вакытында һәм мәганәсен үзгәртми тапшыра. Мәсәлән, 1943 елның 7 июлендә штаб урнашкан районны көчле бомбага тоткан вакытта, иптәш Мөхәммәтов кыю рәвештә радиограммаларны кабул итүен туктатмый һәм аларны төгәл тапшыра. Ул дежурлык иткән вакытта радиоэлемтә өзелү очраклары һәм радиограмма тапшыруда тоткарлыклар булмый. Дәүләт наградасы – “Батырлык өчен” медаленә лаек” (109нчы танк бригадасының элемтә җитәкчесе, капитан Голяшов,13.08.1943 ел.)”.
Бу награда турында танкистның туганнарына язган хатында да әйтеп үтелә (улы турында барлык истәлекләрне аның әнисе, Миниса Хикмәтулла кызы кадерләп саклаган). Әмма озак та үтми каты сугышларның берсендә сержант Салих Мөхәммәтов хәбәрсез югала...
Уллары Салих һәм Сәеткә бер-бер артлы ике “кара” кәгазь алган әнисе бу хәлләргә ничек түзде икән? Ә бит фронтта аларның тагы да ике абыйсы фашист белән алыша. Берсе - өстә телгә алынган хәрби летчик, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, Берлингача барып җиткән Вәли Мөхәммәтов. Икенчесе - Хәсән, диңгез пехотасында хезмәт итеп, фронттан исән-сау әйләнеп кайткан. Аларның батырлыклары турында әле яңа мәгълүматлар эзлисе бар әле. Бездә берникадәр материаллар, белешмәләр бар, ләкин аларның дөреслеккә туры килүен ачыкларга кирәк. Без киләчәктә абыйлы-энеле яугир Мөхәммәтовлар турында мәгълүматларны тулыландырып, музей экспозициясен баетырбыз, дип ышанабыз.
Трунтаиш мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.