Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Хәтер һәм дан елы
20 Май 2020, 09:00

Сугыш һәм тыл ветераннары турында

Территориаль сайлау комиссиясе мәктәп укучыларының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иҗади конкурсына йомгак ясады.

Территориаль сайлау комиссиясе мәктәп укучыларының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иҗади конкурсына йомгак ясады.
Бөек Ватан сугышы үзенең күләме һәм корбаннары буенча дәүләтебез тарихы елъязмасында төп урыннарның берсен били. Сугыш елларында 27 миллионнан артык кеше һәлак булган. Бу авыр елларда яугирләр генә түгел, тыл эшчәннәре дә Бөек Җиңүне якынайту өчен зур каһарманлык күрсәтә. Район иншалар конкурсында катнашучы 45 укучы да үз эшләрендә бу турыда тасвирлап язган.
-Территориаль сайлау комиссиясе мәгариф бүлеге һәм үзәк район китапханәсе белән берлектә укучылар арасында иҗади бәйгеләрне ел саен игълан итә. Бу юлы без 8нче һәм 10нчы сыйныф укучыларына сугыш һәм тыл ветераннары турында язарга, Русия тарихында Җиңүнең әһәмияте турында уйланырга тәкъдим иттек. Бик күп иншалар ихлас соклану уята, күпләр архив документлары һәм фоторәсемнәр белән баетылган тикшеренү эшләре җибәрде, - диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Шәфыйкова.
Иншалар “Без сезнең белән горурланабыз, ветераннар”, “Герой тарихы”, “Сугыш минем гаиләм тарихында”, “Җиңү турында истәлеккә минем өлешем” номинацияләрендә тәкъдим ителде. “Без сезнең белән горурланабыз, ветераннар” номинациясендә беренче урын Раевка гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы Зарина Кәримовага (укытучысы Л. Е. Плотникова) бирелде. Никифар мәктәбеннән Арина Әлимголова (Г. М. Шәрәпова) һәм Кыпчак-Аскардан Айзилә Зарипова (Р. Т. Иманголова) икенче һәм өченче урынга лаек булды. Слак мәктәбе укучысы Лениза Маннанова (Г. Г. Батырова, А. Ш. Хафизова) һәм Никифардан Ислам Мәҗитов (И. А. Ефремова) призер булды. “Сугыш минем гаиләм тарихында” номинациясендә Раевка 2нче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары Юлия Комарова, Морат Ганиев (Л. Д. Степанова, Ф. Р. Хәмидуллина) һәм Тавричанка мәктәбеннән Иван Бачурин (Р. Х. Шәрифуллина) җиңү яулады. Раевка 2нче мәктәбеннән Иван Жуковский (Ф. Ф. Боевых) һәм Кыпчак-Аскардан Илнар Гималетдинов (М. З. Муллаголова) призеры булды.
“Җиңү турында истәлеккә минем өлешем” номинациясендә жюри Трунтаиш авылының унынчы сыйныф укучысы Нурия Харисованың (җитәкчесе Г. М. Фазрахманова) эшен билгеләп үтте.
Читайте нас