Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Хәтер һәм дан елы
1 июнь 2020, 07:30

Җиңү парады булачак

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына карата парад 24 июньдә үтәчәк, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына карата парад 24 июньдә үтәчәк, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин.
«Без моны 24 июньдә, 1945 елда җиңүчеләрнең легендар, тарихи парады булган, Мәскәү янында сугышкан һәм Ленинградны саклаган, Сталинград янында алышкан, Европаны азат иткән, Берлинны штурм белән алган яугирләр Кызыл мәйданнан узган көндә оештырабыз», диде Путин.
Президент, шулай ук, илебездә “Үлемсез полк” маршын бер ай соңрак, 26 июльдә, Хәрби-Диңгез Флоты көнендә, үткәрергә тәкъдим итте. Әмма эпидемиологик хәл яхшы булганда гына.
Читайте нас