Картәтием Иванов Николай Максимович төрле вакыйгаларга бай озын һәм җиңел булмаган тормыш юлы үткән.
Ул Бишбүләк районының Петровка авылында 1913 елның октябрендә крестьян гаиләсендә туган. Әти-әнисе Максим Иванович һәм Пелагея Ефимовна бик эшчән кешеләр була, үз хуҗалыкларында җир эшкәрткәннәр, күпләп мал-туар асраганнар. 30нчы елларда аларның бөтен мөлкәтен тартып алып, коллектив хуҗалыкка тапшырганнар, ә картәтием гаиләсе белән землянкада яши башлаган.
Гаиләдәге 14 баланың бишесе генә исән калган: Кристина, Матрена, Андрей, Раиса һәм Николай. Максим Иванович патша армиясендә хезмәт иткән, соңыннан сөргендә булган. 20нче гасыр башында төшерелгән фотоларның берсендә ул Байкал арты хәрби округында хезмәт иткән чагында төшкән. Шунысы кызык: Бөек Ватан сугышы чорында улы Николай да шушы ук хәрби округта хезмәт иткән, хәтта туруны Степан да шушы округтада хәрби бурычын үтәгән.
Картәтием 1935 елдан 1937 елга кадәр хезмәт итә. Аннары Абдуллино поселогында телеграфист һөнәренә укый. Хезмәт юлын Аксен контроль пунктында башлый, соңыннан Аксаковога күчерелә. 1939 елда гаилә ҡора, хатыны Валентина Даниловна колхозда савучы булып эшли.
1941 елның 15 июлендә картәтием фронтка алына, бу турыда 1945 елның 8 маенда бирелгән таныклыкта язма бар.1945 елның ноябренә кадәр 127нче аерым ротада хезмәт иткән. Сержант Н. М. Иванов отделение командиры була. Бөтә рота элемтәчеләрдән тора. Алар алышларда сирәк катнашкан, чөнки сугыш вакытында хәрби подразделениеләр арасында даими һәм ышанычлы элемтә бик мөһим була. Хәтта кыска гына вакытка элемтәнең өзелүе дә вакыйгаларның барышына нык тәэсир иткән.
Биш ел буена картәтием өчен Чита өлкәсендәге иксез-чиксез Байкал арты далалары һәм җәйге челләдә ышыкланырга бер генә агач әсәре дә булмаган, ә кышкы 30-40 градус салкыннарда туңып үләрлек сусыз Монголия чүллеге сугыш яланы булган. Алар вакытлыча элемтә линиясе үткәргәннәр. Моның өчен ике метр озынлыгындагы баганаларны җиргә чокып утыртканнар, ә кыш көне аларны туң җирне чокып ныгытырга туры килгән. Алар арасына элемтә өчен кабель сузганнар. Николай Максимовичның кызылармеец кенәгәсендә шундый язма бар: “1945 елның 9 августыннан 3 сентябренә кадәр япон агрессорларына каршы сугышта катнашты, Зур Хинган таулары һәм сусыз монгол далалары буйлап озайлы юл үтте”. Моның өчен ул “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.
Картәтиемнең 1942 елның ноябрендә башлаган куен дәфтәрендә Морзе телеграф аппаратын өйрәнгәндәге язмалары да бар. Хезмәт иткән чорында күпме хәрби телеграммалар кабул иткән һәм җибәргәндер, әйтүе дә авыр. Бу дәфтәрдә без 1944 елгы Кызыл Армия гәзитеннән кисеп алынган язмаларны да таптык.
1945 елдан 1946 елга кадәр ул Монголиядә, шулай ук Кытай Халык Республикасында була. Балачагымда аның ничек итеп кытайларның ашар өчен бака үрчетүләре турында сөйләгәне хәтеремдә калган. Әнием сөйләвенчә, 1946 елда, ул чакта аңа биш яшь булган, Сосновка авылы янындагы елга ярында ул әтисен каршы алган. Ул тимер савытта тушенка һәм ефәк тукыма алып кайткан була, кыз шунда тәүге тапкыр ит ашап карый.
Сугыштан кайткач Н. М. Иванов Аксаков станциясендә, ә 1951 елдан Аксен телефон линиясе монтеры булып эшли. 36 ел эшләү дәверендә бик күп грамоталар белән бүләкләнә, иң яхшы элемтәче исеменә лаек була. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: линия участогының профоргы, Аксен поселок Советы депутаты була, машина һәм мотоциклда йөрергә өйрәнүчеләрне укыта.
Кулыннан килгәннең барсын да эшли. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Аның кулы белән эшләнгән әйберләрнең күбесе әле дә саклана. Күркәм йорт салган, төрле мебель, инструментлар эшләгән, пима баскан. Аның һөнәрләрен санап та бетерерлек түгел! Тагы да ул рәсем төшерергә әвәс булган.1945 елның 23 мартында каләм белән төшергән автографлы автопортреты бүгенге көнгәчә сакланган.
Без, оныклары һәм бүләләре, картәтиебез белән чиксез горурланабыз!