Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Хәтер һәм дан елы
16 июнь 2020, 10:00

Язмыш сынауларына бирешми

Тормышның бәләкәй генә шатлыкларын да күрә белеп яши Алдар авылыннан Сания Рәхимҗан кызы Сәгыйтова.

Тормышның бәләкәй генә шатлыкларын да күрә белеп яши Алдар авылыннан Сания Рәхимҗан кызы Сәгыйтова.
Ул Кызыл Юл авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда кызга нибары алты яшь тулган була. Әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, әнисе өч бала белән торып кала. Саниягә бик иртә авыр эшкә җигелергә туры килә. Кече яшеннән үк колхозда эшли башлый, яшьтәшләре белән ашлык суктырырга йөри. Ул елларда бөтен эш тә кул белән башкарыла, шуңа да хәтта бәләкәй балалар һәм үсмерләрне дә эшкәҗәлеп итәләр. Үгез һәм атҗигеп җир сөрәләр, җәен печән хәзерлиләр, көзен урак уралар, үләннәр, җиләк-җимеш җыялар. Аларны колхозда эш беткәч башка авылларга да җибәрәләр.
Әтисеннән бернинди дә хәбәр булмый, гаиләсе аның кая эләгүе, хәтта исәнме-түгелме икәнлеген дә белми... Сугыш тәмамланганнан соң, әтиләренең исән-сау кайтуына өмет өзелде дигәндә, Рәхимҗан кайтып керә. 1943 елдан ул ике ел тоткында була. 1945 елда гына тоткыннарны, алар исәбендә Рәхимҗан да була, совет гаскәрләре азат итә. Ул Бөек Җиңүдән соң бер ел үткәч кенә туганнары янына әйләнеп кайта. Әтием бервакытта да сугыш, немецларда тоткында булган еллары турында сөйләмәде, әмма яшьле күзләрен сөртеп, ярый әле барысы да артта калды, дип әйтә торган иде, дип искә ала Сания әби.
Туган ягына кайткач Рәхимҗан колхозда эшли. Еллар авыр булуга карамастан, балаларын ач-ялангач итмәгән хатынына рәхмәт әйтеп бетә алмый ул. Сугыштан соң гаиләдә тагын да өч бала дөньяга килә. Алар бик тату гомер кичерә. 1971 елда яугир вафат була.
Ул вакытка кызы Сания Алдар авылының эшсөяр һәм тырыш егете Касыйм белән гаилә корган була. Сәгыйтовлар алты бала тәрбияләп үстерә. Икесе дә колхозда хезмәт сала, Касыйм – бригадир, ә Сания хисапчы булып эшли.
Сания әбигә күп кайгылар кичерергә туры килә. Тормыш иптәше күптән вафат инде. Кызганычка каршы, ике улын һәм ике кызын да югалта. Бүген Сания әби ялгызы яши. Язмыш сынауларына карамастан, күңел төшенкелегенә бирелми. Өендә һәрвакыт тәртип, пөхтәлек. Балалары, оныклары еш кайтып, ярдәм итеп торалар. Үзләренә яшәргә чакыралар, әмма Сания әби әлегә ризалашмый, яшьлек еллары узган Алдар авылын, иркен йортын калдырып киткесе килми. Язмышы турында сөйләгәндә Сания әби күңел төшенкелегенә бирелми. Тормышның бәләкәй генә шатлыкларын да күрә белеп, авырлыкларга бирешми яшәгән буын вәкиле ул.
Гөлшат ШӘРӘПОВА.
Балгаҗы авылы.
Читайте нас