Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Хәтер һәм дан елы
20 Июня 2020, 07:00

Куш каенның күптән берсе юк...

22 июнь 1941Тыныч йоклый шәһәр-авыллар.

22 июнь 1941
Тыныч йоклый шәһәр-авыллар.
Тик күл буенда, куш каен төбендә
Шым гына серләшә матур пар.
Киләчәктә матур тормыш корып,
Табу иде бик күп балалар.
Басу кырларында тырышып эшләп,
Салу иде бик матур йортлар.
Сугыш, сугыш. Челпәрәмә килде уйлар.
Мылтык алды егет кулына.
Ант итте ул дошманнарҙы җиңеп,
Кайтырга дип туган ягына.
Аямады җанын, егет кыю барды,
Ә уенда һәрчак сөйгәне .
Күз алдына килде киләчәге,
Сөйгәненең карап көлгәне.
Ләкин бер көн каты алышта,
«Ура» диеп алга барганда,
Аямыйча дошман пулясе
Тишеп үтте егет күкрәген.
Ә сөйгәне тылда тирен түкте,
Төннәрен ул оек бәйләде.
Барысы да фронт өчен диеп,
Татлы йокылар да күрмәде.
Һәм, ниһаять, килде ул көн - Җиңү.
Ир-егетләр кайта сугыштан.
Береһе кулсыз, берсенең аяк юк,
Ләкин шатлык: ул исән кайткан.
Кыз да килде кулларына чәчкә тотып,
Каршы алырга дип сөйгәнен.
Күз язлыктырмый карап торды ул
Һәрбер эшелонның үткәнен.
Бик күп еллар үтте, ә кыз көтә
Сөйгәненең яудан кайтуын.
Чәчләренә күптән чал төшсә дә,
Белсә дә шул аның кайтмавын.
Һәр Җиңүне бергә каршылый ул
Күл буенда каен төбендә.
Куш каенның күптән берсе юк,
Ә сөйгәне йөрәк түрендә.
Гөлшат ШАРАПОВА,
Никифар мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас