Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Хәтер һәм дан елы
26 июнь 2020, 08:00

Кыю яугир, курку белмәс танкист

79 ел элек 1941 елның июнендә кешелек тарихындагы иң котычкыч һәм аяусыз сугыш бер гаиләне дә читләп үтмәде, илебездә яшәүче һәркемгә олы кайгы алып килде.

79 ел элек 1941 елның июнендә кешелек тарихындагы иң котычкыч һәм аяусыз сугыш бер гаиләне дә читләп үтмәде, илебездә яшәүче һәркемгә олы кайгы алып килде.
1418 көн һәм төн дәвам итте бөтен дөньяны ялмап алган утлы яу. Туган илебез миллионлаган ул һәм кызларын югалтты. Кызганычка каршы, фронттан исән-сау кайткан яугирләр сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя. Ветераннар сиздермичә генә арабыздан китә. Минем яраткан карт картәтием Бәшәров Барый Гаязетдин улы да бүген яныбызда юк инде.
Никифар авыл Советыннан 315 кеше фронтка китә. Кызганычка каршы, туган якларына кайту бәхете бик азларга гына насыйп була, нибары 91 яугир исән-сау әйләнеп кайта. Шуларның берсе - минем карт картәтием. Ул 1924 елда Никифар авылында дөньяга килгән. Сугыш башлангач унсигезе дә тулмаган егет Туган илен сакларга китә. Тик 1946 елда гына утлы яудан әйләнеп кайта ул.
Башта ул танкистлар мәктәбендә укый, аннары совет гаскәрләре составында көнбатышка табан юл ала. Польшада Люблин шәһәре янында аларның танкына снаряд эләгә. Каты яраланган Барый иптәшләре белән дөрләп янган танк эченнән көчкә чыгып өлгерә. Аңына килгәч, кесәсендәге гранатаны алырга тели. Әмма куллары тыңламый, аяклары хәрәкәтләнми. Бәхеткә күрә, безнең солдатлар аныны табып ала һәм госпитальгә озата. Ә командирыннан авылга танкист Бәшәровның Польша җирендә батырларча һәлак булуы турында “кара кәгазь” килә. Ул вакытта авыл Советында карт картәтиемнең сеңелесе Әсмәбикә эшләгән була, ул туганнарына бу кайгылы хәбәрне берничек тә әйтә алмый...
Карт картәтием Украинаны азат итүдә катнаша, Варшавада алыша. Бөек Җиңүне Польшада каршылый. Башыннан үткәннәрне сөйләгәндә дулкынланудан аның күзләренә яшь тула. Үзәккә үтәрлек вакыйгалар турында тыңлаганда да, мәктәп сәхнәсендә аның сеңелесе Әсмәбикә ролен уйнаганда мин дә күз яшьләремне тыя алмый идем. Мәктәптә без карт картәтиемнең тормыш юлын сәхнәләштердек, бик тетрәндергечтамаша булды ул. Кыю солдат Барый ролен Чыңгыз Хәсәнов бик оста башкарды.
Ватанны саклауда күрсәткән каһарманлыгы өчен карт картәтием Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, Жуков медальләре һәм башка бик күп юбилей наградаларына лаек булган. Сугышкан соң ул үзенең сөйгәнен очратып, 37 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр. Ирле-хатынлы Бәшәровлар лаеклы тормыш юлы үтә, намус белән хезмәт салалар, йорт төзеп керәләр, ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген без, аның онык-оныкалары, Никифар авылының кыю яугире, курку белмәс танкист Барый Гаязетдин улы Бәшәровның якты истәлеген кадерләп саклыйбыз.
Арина ӘЛИМГОЛОВА,
Никифар мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.
Читайте нас