1942 елның 30 декабрендә Эльбрус тезмәләренең берсе – Кавказның иң биек ноктасы – Кюкюртлю бозлыгында фаҗига була: самолет-бомбардировщик һәлакәткә өчрый. Аның бортында якташыбыз Иван Иванович Машков та була. Летчиклар һәлак булган урын хәзер Машков тарлавыгы дип атала.
Элемтә һәм штаб начальнигы ярдәмчесе, капитан Иван Машков 1912 елда Әлшәй районының Кайраклы авылында туган. Сугышка кадәр Чкаловта (хәзерге Ырынбур шәһәре) хәрби очучылар училищесында укый. Севастопольне обороналауда катнаша. СССР Югары Советы Президиумының 1942 елның 22 декабрендәге Указы нигезендә «Севастопольне обороналаган өчен» медале белән бүләкләнә. Ул 132нче бомбардировкалаучы авиация дивизиясе составында 6нчы авиаполкта (6нчы ДБАП) алыша. Самолет экипажына Ленинград өлкәсеннән хәрби очыш нормасын арттырып үтәгән батыр егет, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән 23 яшьлек командир Александр Васильевич Иванов, Горький өлкәсеннән Петр Андреевич Тюнин һәм якташыбыз, укчы-радист Иван Иванович Машков кергән. 1942 елның 30 декабрендә Кутаиси шәһәре (Грузия) аэродромыннан 6нчы ДБАП бомбардировщиклары - өч самолет очып китә. Начар һава шартлары булганлыктан, ике самолет тиешле урынга барып җитми, ә Машков утырган өченче самолет Ростов өлкәсенең Сальск шәһәренә оча, фашистларның хәрби припаслар төялгән вагоннары торган тимер юл челтәрен бомбага тотарга кирәк була. Ике мең метр биеклектән бомбалар ташлыйлар. Бөтен җирне ут чолгап ала. Нибары бер самолет һәм өч очучы Сальск тимер юлы узелын шартлатып, фашистларның «Эдельвейс», «Дон», «А» армияләренең хәрби тәэмин ителешен юкка чыгара. Бер дивизия башкарасы эшне бер экипаж башкара. Оборона министрлыгы архивында ул очыш турында шушындый мәгълүмат саклана: "Экипаж заданиедән әйләнеп кайтмады, сәбәпләре билгеле түгел...».
Һәлак булган көнне капитан Машков - Кызыл Байрак, Тюнин һәм Иванов Кызыл Йолдыз орденнарына тәкъдим ителә.
Авиаһәлакәт шаһиты булган бер чабан бу хакта Кабарда-Балкарның Эльбрус районы балалар-үсмерләр туризмы үзәгенә хәбәр итә. 50нче елларда самолет ватыкларын табарга тырышалар, әмма ул бер нинди дә нәтиҗә бирми. 1996 елның җәендә Генштаб офицеры, Мәскәүдә эзтабарлар төркеме активисты Юрий Борисович Желноваков альпинистлар төркеме белән Кюкюртлю бозлыгын (биеклеге 3600 метр) тикшерергә юнәлә һәм һәлакәт урынын таба. Видеокамераны бинокль итеп файдаланып, самолет ватыкларын, бозылган моторны карыйлар, бер тирән чокырда хәрби киемле кеше гәүдәсенең мумиягә әйләнгән өлешләрен күрәләр. Әмма башка берни дә эшли алмыйлар, чөнки бозлыкта эшләү өчен җитәрлек дәрәҗәдә җиһазлары булмый.
1997 елның җәендә альпинистлар һәлакәт урынына якын килә ала. Гомерләрен хәвеф астына куеп, тирән упкынга төшәргә кирәк була. Бозлыкның теләсә нинди минутта җимерелеп төшү хәвефе бар. Иван Машковның бик күп документларын, капитан погоннары белән гимнастеркасын, акчаларын, шлемын, портсигарын, “Иван-Дуся” дип язылган чигүле кулъяулыгын табалар. Самолет калдыклары һәм һәлак булучыларның сөякләрен бер урынга җыеп, мемориаль такта ачалар. Бу урын хәзер ”Машков артылышы” дип атала.
Һәлак булган летчикларны 1998 елның җәендә җирләргә ниятлиләр. Юрий Желноваков Оборона министрлыгы архивына запрос җибәреп кенә калмый, яугирләрнең туганнарын эзләп табып аларны Кабарды-Балкарның Эльбрус районы Тырныауз шәһәренә җирләү чарасына чакыра. Иван Машков ягыннан Кировоград өлкәсеннән гаиләсе белән улы Евгений, Башкортстаннан бер туган сеңелесе Юлиянең балалары Тамара һәм Павел Черновлар килә.
Калдыкларны таудан алып төшәргә кирәк була. Бозлыкка өч төркем альпинист күтәрелә, әмма бер нәрсә дә тапмыйлар. Бозның тиз эрүе аркасында яңа ярыклар барлыкка килә һәм калдыклар бөтенли югала. Альпинистлар аптырауга кала, өч ел буе барган эшнең нәтиҗәсе юкка чыккан төсле тоела. Шулай да эзләргә карар итәләр. Барлык калдык-сөлдәләр 10 метр тирәнлеккә төшеп киткән! Ярыкның өстендә зур боз кисәге эленеп тора, ул теләсә нинди вакытта килеп төшәргә мөмкин. Альпинистлар гомерләренә хәүеф янавына карамастан аска төшеп, калдыкларны бозваткычларга бәйләп, өскә чыгаралар...
1998 елның 24 июлендә Тырныауз шәһәренең үзәк мәйданы халык белән тулы була. Фотохәбәрчеләр кешеләр арасыннан көчкә үтеп керә. Летчикларны җирләүдә урындагы хәрби бүлекнең чик сакчылары катнаша. Күпләр күз яшьләрен тыя алмый.
...Кайраклы авылында сугышта катнашучылар хөрмәтенә куелган обелиск бар. Исемлектә төгәл 55 ел югалганнар исәбендә булган Иван Машковның да фамилиясе язылган. Урындагы мәктәптә укытучы Сидоровлар ярдәмендә якташлары хөрмәтенә мәктәптә стенд куелган. Андриановка авылында яугирнең хатыны Василиса, улы Александр, энеләре Кирилл, Василий, сеңелесе Юлия яшәгән. Әле дә монда аның якын туганы Александр Кириллович Машков яши. Ә шушы урам Иван Машков исемен йөретә.
Аксен авылында гомер итүче туганы Юлия Никаноровна Машкова (аңа 98 яшь) Иванның яшь чагын яхшы хәтерли. Тагын да бер туганы Павел Петрович Чернов Бәләбәй районы Приют поселогында яши, нәкъ аның ярдәмендә без летчикларның батырлыгы һәм альпинистларның каһарманлыгы турында мәгълүмат белдек.