Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
14 Май 2018, 02:00

Хәнҗәрдә дә Кызыл мәйдан бар

Бер ел элек, 9 май бәйрәме алдыннан Хәнҗәр авылында истәлекле вакыйга - Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл ачу тантанасы булды.

Бер ел элек, 9 май бәйрәме алдыннан Хәнҗәр авылында истәлекле вакыйга - Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл ачу тантанасы булды. Ә быел авыл халкы янә бер шатлыклы һәм дулкынландыргыч чарага җыелды – мондагы обелиск янында күркәм бакча ясадылар, беренчеләрдән булып анда картәтиләрен һәм карт картәтиләрен искә алу өчен балалар һәм үсмерләр керде.
Хәзер Хәнҗәр авылына килсәң, шунда ук үзенчәлекле Кызыл мәйданга барып кергәндәй буласың. Бер яктан - биек манаралы мәчет, икенче яктан алтын йөгертелгән йолдызлы обелиск һәм янәшәдә генә ачылган матур бакча каршы ала. Кергән җирдәге бизәкле аркадан алып фонарь баганалары, уңайлы эскәмяләр, коймадагы бизәкләр, иллюминациягә кадәр - барсы да оста куллар тудырылган. Ә инде бераз югарырак күз ташласаң, таудагы Хәнҗәр дигән язма белән янәшәдә ярым ай балкып күренә. Аны һәм бакчаның башка декоратив элементларын урындагы яшь оста Эльмир Хаҗигалиев ясаган.
-Бер ел элек ташландык бина урынында обелиск ачылгач, аның тирә-ягын төзекләндерү нияте туды. Бу инициативаны хуплап каршы алган авылдашларыма, якташларыма, урындагы үзидарә активистларына зур рәхмәт, - ди оста.
Авыл үзәгендә тагын да бер истәлекле урын ачылуы – халык тырышлыгы ул. Әгәр урындагы бюджеттан 160 мең сум (бу акчалар туфрак һәм вак таш ташуга тотынылды) бүленсә, халыктан 100 мең сумга якын акча җыелды. Хәзер мондагы бакча мәчет һәм обелиск белән бергә гомум рухи-тарихи комплекска әйләнде.
Хәнҗәр һәм Бикчагол авылларыннан фронтка 133 кеше киткән, шуларның 55е мәңгелеккә яу кырында ятып калган. “Киләчәк буыннарга васыять” скверында фронтта һәлак булган, җиңү яулап туган ягына әйләнеп кайткан Бөек Ватан сугышы яугирләренең исем-шәрифләре, гаилә шәҗәрәләре куелган. Оныкларына һәм туруннарына Туган илне яратырга, аның тарихын сакларга һәм Бөек Җиңүнең ничек яулануын бервакытта да онытмаска чакыра ул.
Кояшлы май көнендә тантанага килгән кунаклар - хәнҗәрлеләрнең якташы, район хакимияте башлыгы урынбасары Ильяс Кашапов һәм Аксен авыл Советы башлыгы Анатолий Дунин да шушы хакта бәян итте.
...Тантаналы марш белән авыл урамнары буйлап “Үлемсез полк” үтә. Бер минут тын торганнан соң, һәйкәлгә веноклар һәм чәчкәләр салына. Зәңгәр күккә төрле төстәге шарлар очырыла, ә елга буйлап кәгазь “Җиңү кораблары” – үлемсезлеккә атлаган әтиләр һәм әниләр, абыйлар һәм апалар, картәти һәм карт картәтиләр - Бөек Ватан сугышы геройлары исеме язылган “хәтер” кораблары агызыла.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: