Зөфәр Габбәс улы Трунтаиш авылында күпбалалы гаиләдә туа, иң төпчеге - уникенче бала була. Кече яшеннән әти-әнисе үрнәгендә җиңел булмаган крестьян хезмәтен татып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. 1964 елда юллама буенча Тельман исемендәге колхозга эшкә кайта. Башта яшь белгечне баш агроном, аннары партком секретаре итеп сайлыйлар. 1977 елда колхоз рәисе итеп тәгаенлиләр. Аннан соң инде оештыру осталыгына ия, принципиаль, таләпчән белгечне район авыл хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесе итеп куялар.
Аның җитәкчелек итү алымы, эшлеклелеге һәм кешелек сыйфатлары турында РФ авыл хуҗалыгы атказанган хезмәткәре Фәнил Гәрәй улы Вилданов хатирәләре белән уртаклаша:
-“Зөфәр Габбәс улы белән 1970 елда авыл хуҗалыгы идарәлегендә агрономия отчетлары биргәндә таныштым. Ул елларда мин С. Юлаев исемендәге колхозда баш агроном булып эшли башлаган идем. Үзен ышанычлы тоткан, белемле җитәкчегә шунда ук игътибар иттем. Аның көч-дәртенә, теләсә нинди эшне башкарып чыгу осталыгына көнләшерлек иде. Ул әдәпле һәм намуслы булуы белән аерылып торды.
Аннары, мин район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкарганда, безгә бергә эшләү бәхете тиде. Зөфәр Габбәс улы үзен талантлы оештыручы, акыллы һәм алдан күрә белүче җитәкче буларак күрсәтте. Ул районның агросәнәгать комплексын яңа баскычка күтәрде”.
Ул дәвердә аграр тармакта югары нәтиҗәләргә ирешелә. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә яңа технологияләр уңышлы кертелә. Чәчүлекләр структурасын үзгәртү, басуларның продуктлылыгын арттыру буенча эш алып барыла. Терлекчелек тармагында рациональ мал азыгы базасын булдыру турында мәсьәлә хәл ителә. Сыйфатлы һәм очсыз мал азыгы – югары аксымлы күпьеллык кузаклы үләннәрдән печән хәзерләүгә зур игътибар бирелә. Районның җир комитеты белән берлектә аз продуктлы сөренте җирләрне ачыклау һәм аларны печәнлекләргә һәм көтүлекләргә әйләндерү буенча җитди эш башкарыла.
Терлекчелек тармагында сөт һәм ит токымлы маллар үстерүгә, терлекләрнең токымын яхшыртуга, селекция эшенә аерым игътибар бүленә. Токымчылык эшен автоматлаштыру мөмкинлеге биргән “Селекс” программасы кертелә. Терлекчелекнең перспективалы тармагы буларак елкычылык та үсеш ала. Ул вакытта барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кымыз җитештерү белән шөгыльләнәләр. Бу шифалы эчемлек районыбызның үзенчәлекле брендына әйләнә.
Авыл хуҗалыгын реформалаштыруга бәйле, кадрлар белән тәэмин итүгә ихтыяҗ туа. Районда максатлы рәвештә авыл өчен кадрлар хәзерләү бара. Ел саен җитәкчеләр, белгечләр, терлекчеләр һәм механизаторлар укырга җибәрелеп, аттестация үтә. Яшь белгечләр әзерләү буенча да зур эш алып барыла.
З. Г. Хәмзинның күпьеллык намуслы хезмәте “Авыл хуҗалыгы атказанган хезмәткәре” исеме, бик күп грамоталар һәм медальләр белән билгеләнә. Ул хезмәт эшчәнлеген җәмәгать эше белән бергә уңышлы алып бара, берничә тапкыр район Советы депутаты итеп сайлана.
Шушы еллар дәверендә шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашып яшәгән сөекле тормыш иптәше Динә Ислам кызы Зөфәр Габбәс улына авыр минутларда ныклы терәк була, җиңел булмаган карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Алар өч бала тәрбияләп үстерә. Өлкән кызлары Эльвира Бөре шәһәрендә яши, табиб булып эшли, төпчекләре - Диләрә Төмәндә дәүләт аграр университетында укыта. Уллары Заян Раевка нефть базасында хезмәт сала.
З. Г. Хәмзин нәтиҗәле хезмәте, сайлаган һөнәренә тугрылыгы, соклангыч кешелек сыйфатлары белән әлшәйлеләрнең хөрмәтен яулый. Ул озын һәм вакыйгаларга бай тормыш юлын лаеклы үтте.
Фото гаилә архивыннан алынды.