Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
3 июль 2019, 02:00

Туган авылым - Дәүләт

Кайчандыр Никифар авыл Советына кергән һәмиллегә якын йорттан торган бу авыл менә утыз елдан артык юк инде.

Кайчандыр Никифар авыл Советына кергән һәм иллегә якын йорттан торган бу авыл менә утыз елдан артык юк инде. Меңләгән бәләкәй авыллар кебек ул да шушындый язмышка дучар булган. Әмма элек Дәүләттә яшәгән кешеләрнең һәм аларның балалары өчен авыл югалмаган, мәңге онытылмас бер җыр булып, күңелләрендә саклана.


Күптән түгел Дәүләт авылына илебезнең һәм республиканың төрле төбәкләреннән кайчандыр шушы хозур төбәктә туып үскәннәр һәм аларның балалары җыелды. Заманча киртәләп алынган һәм авылга нигез салучыларның берсе Мифтах Каһармановның оныклары һәм туруннары көче белән төзекләндерелгән зиратта Мифтахның бакыйлыкка күчкән кызлары рухына Корьән аятьләре укылды. Арытабан “Дегет базы” дип йөретелгән чишмәдә булдык. Бу урында элек каен тузыннан дегет кайнатып сагыз ясаганнар. Дәүләтлеләрнең табигый сагызы тәмле дә, файдалы да булган. Ата-бабаларыбыз шушы кәсепне үзләштереп, хуш исле кара сагызны сатуга да чыгарган.

Мин, бу юлларның авторы, бүген Федоровка районының Федоровка авылында яшим, күп еллар агросәнәгать комплексы системасында җитәкче булып хезмәт салдым. Үзебезнең Дәүләт авылы, анда яшәгән кешеләр турында кыска гына хикәяләр белән зур булмаган китап бастырып чыгардым. Китапны таратканда мин Каһармановлар нәселеннән кызларга, тамырлары белән шушы Дәүләт авылыннан булган Аксен агросәнәгать колледжы директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ришат Әбделвәлиевка изге эшләре, авыл зиратын, истәлекле урыннарны төзекләндерүгә зур көч һәм тырышлык салганнары өчен ихлас рәхмәтләремде белдердем.

Кайчан да булса монда хәтта экскурсияләргә килерләр, дип уйлыйм. Безнең “Дегет базы” чишмәсе бүген үзенең матурлыгы, төзеклеге һәм суының составы буенча Миякә районындагы Нарыстау чишмәсеннән бер дә калышмый.

Туган авылыбыз йөрәкләрдән чыкмый. Аны балаларыбыз да, оныкларыбыз да онытмас, шушы изге җирдә бергә җыелып очрашулар үткәрер, ә Дәүләт авылы тарихы буыннан-буынга тапшырылыр.

Өлфәт ЛОКМАНОВ,

хезмәт ветераны, Дәүләттә туып - үскән, шушы авыл турында китап авторы.


Барлык истәлекле чараларның төп оештыручылары.

Автор фотосы.
Читайте нас: