Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
31 гыйнвар 2020, 16:55

Хәтерлибез. Горурланабыз!

Пионерлар йортында илебез елъязмасындагы иң фаҗигале һәм героик вакыйгаларның берсе булган Ленинград блокадасын өзүгә багышланган Батырлык дәресе узды.

Пионерлар йортында илебез елъязмасындагы иң фаҗигале һәм героик вакыйгаларның берсе булган Ленинград блокадасын өзүгә багышланган Батырлык дәресе узды.
Балалар блокада вакытында Ленинград халкының тормышы, ачлык, ул вакытта кешеләр өчен икмәк карточкаларының никадәр мөһим булуы турында белде. Ленинград кызы Таня Савичева хакында, «Тормыш юлы», уратып алынган шәһәрдә кешеләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүе, эшләве һәм дошман белән ничек көрәшүләре турында зур дулкынлану белән тыңлады.
Музей экспозициясендә балалар сугыш карталарын, фронт хатларын һәм блокаданың 125 граммлы ипи кисәген үз күзләре белән күрде.
Раевка авылында яшәүче, балачагында Ленинград блокадасында сугышның бөтен авырлыгын кичергән Галина Владимировна Семененко белән әңгәмә язылган видеоматериалны тын да алмый карады.
«Музыкаль тамчы» берләшмәсенә йөрүче укучылар “И все о той весне” җырын башкарды, аны тыңлаганнан соң илебезнең данлы тарихы, ата-бабаларыбызның каһарманлыгы белән горурлану хисе туды.
Зилә ҖӘЛИЛОВА,
Пионерлар йорты педагогы.
Читайте нас: