Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
14 февраль 2020, 12:55

Әнием

15 февраль – Ватаныбыздан читтә хәрби бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көне (Яугир-интернационалистларны искә алу көне).

Тарихыбызның шушы сагышлы датасына бәйле Ватаныбыздан читтә хәрби бурычын үтәгән русиялеләрне, яугир-интернационалистларны искә алабыз, аларның каберләренә чәчәкләр салабыз. Аналарның кайнар күз яшьләрен түктергән мондый вакыйгалар башкача булмасын иде...
Әнием
Кайгырма, әнием,
Мин килермен тагын,
Агачлар яфракка төренгәч,
Кояшның ал нуры булып,
Йөзеңнән сыйпармын,
Йөрәгең сагынудан өзелгәч.
Диңгезнең суларын
Син күрерсең әле,
Син сизәрсең әле.
Мин синең яныңда
Тагын көндә туам.
Җирләр минем аяк,
Сизәм эзләреңне,
Җилдә минем куллар,
Кочаклыйм сине,
Күктә минем күзләр,
Күрәм әниемне...
Елмайсаң, әнием,
Рәхәт миңа була.
Син көлсәң, әнием,
Мин якынрак төшәм.
Күрешербез әле
Күкләрнең өстендә,
Йөрәкнең эчендә,
Кадерле әнием...
Динә ӘХМӘТОВА.
Раевка авылы.
Читайте нас: