Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
13 ноябрь 2020, 17:00

Туган илгә сөю, дуслык, гаделлек, эшсөярлек аның өчен иң мөһиме булды

Соклангыч кеше, илебез тарихындагы иң куркыныч, канкойгыч вакыйгалар шаһиты, Бөек Ватан сугышында катнашкан Гобәйдуллин Рәшит Галинур улы бөтен тормыш юлында нәкъ шушы сыйфатлардан тайпылмый яшәде.

Соклангыч кеше, илебез тарихындагы иң куркыныч, канкойгыч вакыйгалар шаһиты, Бөек Ватан сугышында катнашкан Гобәйдуллин Рәшит Галинур улы бөтен тормыш юлында нәкъ шушы сыйфатлардан тайпылмый яшәде. Җиңү солдаты, тынгысыз, актив яшәү рәвеше алып барган ветеран 95нче яшендә вафат булды.
Р. Г. Гобәйдуллин 1926 елда Нигъмәтулла авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. 1944 елның мартында армиягә алына. Егетне Кавказ арты фронтына җибәрәләр. Башта аэростат полкында, аннары зенит – артиллерия полкында хезмәт итә. Алышларның берсендә ул каты яралана. Могҗиза белән генә исән кала.
Җиңү көнен сержант Гобәйдуллин Бакуда каршы ала. Әмма аның өчен сугыш тәмамланмый әле. Германияне җиңгәннән соң Курил утрауларын милитаристик Япония гаскәрләреннән азат итүдә катнаша. Аннары Тын океан флотында хезмәтен дәвам итә. 1951 елда демобилизацияләнә.
Әлшәйгә кайткач, бөтен гомерен туган җирендә хезмәткә багышлый. Партия мәктәбен, төзелеш техникумын, Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Төрле вазыйфаларда эшли – трактор бригадасы учетчигы, “Заря”, “Ленинская правда” колхозларында агроном, «Межколхозстрой» оешмасындада мастер-төзүче-нормировщик, Уфа төзелеш оешмасының производство-техник бүлеге прорабы, инженеры була. Фронтовикның хезмәт биографиясенең күп өлеше авыл хуҗалыгы белән бәйле – ул утыз ел авыл хуҗалыгы идарәсенең инженерлык хезмәтенә җитәкчелек итә. Аның хезмәт стажы - 52 (!) ел.
Фронтовик шәхси тормышы да уңа. Рәшит Галинур улы хатыны Рәшидә белән ике соклангыч кыз Неля һәм Лилияне тәрбияләп үстерәләр.
Гобәйдуллин Рәшит Галинур улы Бөек Ватан сугышы орденнары, «Германияне җиңгән өчен», «Хәрби батырлыклары өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре, «Фронтовик» билгесе һәм башка наградаларга лаек булган.
Үз җиренең тугры улы, тынгы белмәс ихлас күңелле ветеран һәрвакыт җәмәгать тормышының үзәгендә булды, укучылар һәм яшьләр алдында еш чыгыш ясады, Туган илне яратырга, якларга һәм сакларга чакырды. Фото редакция архивыннан алынды.
2020 елның феврале. Шафран авылында республика Башлыгы белән очрашу вакытында. Радий Хәбиров, Рәшит Гобәйдуллин һәм Дамир Мостафин Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яугирләр мемориалы янында.
Читайте нас: