Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
12 март 2021, 14:12

Офицер исеменә гомере буе тап төшермәде

Башкортстан Республикасының атказанган юристы, отставкадагы милиция полковнигы Ильясов Дамир Фоат улы арабыздан китте.

Февральнең соңгы көннәрендә кыю, намуслы шәхес, дусларына һәм хезмәттәшләренә һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган Башкортстан Республикасының атказанган юристы, отставкадагы милиция полковнигы Ильясов Дамир Фоат улы арабыздан китте.
Аның тормыш юлы безнең район белән тыгыз бәйле. Дамир Ильясовның хезмәт эшчәнлеге һәм шәхес буларак үсеше нәкъ шушында башланган. Ул 1957 елда Дәүләкән районының Аюхан авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән.Уфа автотранспорт техникумын тәмамлап, Совет армиясендә хезмәт иткәннән соң Яңа Раевка мал симертү совхозында инженер-механик булып эшли башлый. 1985 елда Әлшәй эчке эшләр бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә милициягә эшкә килә. 1994 елда штаб җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Бу вазыйфаны Дамир Фоат улы 1998 елга кадәр, бүлек җитәксеһе урынбасары – Дәүләкән шәһәре һәм Дәүләкән районы эчке эшләр бүлегенең җәмәгать иминлеге милициясе җитәкчесе итеп тәгаенләнгәнче, башкара.
Дәүләкән шәһәре һәм Дәүләкән районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе булып эшләгән елларда да Дамир Ильясов һөнәри сыйфатларын, оештыру сәләтен, эшенә тугрылыгын тулысынча күрсәтте. Бу вазыйфала ун елдан артык хезмәт салды, ул җитәкчелек иткән бүлек хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча республика эчке эшләр министрлыгы структурасында һәрчак алдынгылар сафында булды. Дамир Фоат улының белеме, тәҗрибәсе, компетенлыгы югары бәяләнде, ул отставкага чыккач та эшләвен дәвам итеп, биш ел Дәүләкән районы хакимиятенең эшләр идарәчесе вазыйфасын башкарды.
Д. Ф. Ильясовның намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы бик күп наградалар һәм исемнәр белән билгеләнгән. Ул намус, кыюлык, антка тугрылык кебек сыйфатларның барысын да үзенә туплаган чын офицер иде. Шулай ук күңел җылысын өләшеп, башкаларга карата игътибарлы, ярдәмчел дә булды ул. Барлык шушы сыйфатлары өчен хезмәттәшләре, дуслары, якыннары арасында хөрмәт казанган ул. Дамир Фоат улы ышанычлы һәм тугры иптәш, сөекле ир, соклангыч әти һәм картәти, сәләтле оештыручы булды. Безнең күңелләрдә дә ул һәрчак шундый кеше булып калачак.
Барлык хезмәттәшләре, Әлшәй районы эчке эшләр бүлеге ветераннары исеменнән – Шамил Йосыпов.
Читайте нас: