Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәтер
17 март 2021, 18:00

Кояш булып балкый синең исем Укучыңнан калган һәр эздә...

Раевка авылы 4нче мәктәбе укытучысы, педагогик хезмәт ветераны Локманова Рәйсә Сәфәргали кызы 1 февральдә 72нче яшендә арабыздан китте

Русиянең халык мәгарифе алдынгысы, “Русия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе (2008), Раевка авылы 4нче мәктәбе укытучысы, педагогик хезмәт ветераны Локманова Рәйсә Сәфәргали кызы 1 февральдә 72нче яшендә арабыздан китте.
Рәйсә Сәфәргали кызы 1974 елда биология һәм химия белгечлеге буенча Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Шул ук елда Трунтаиш урта мәктәбенә эшкә килә. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге Әлшәй районы мәгариф системасына бәйле. 38 ел - 1978 елдан алып 2016 елга кадәр Раевка 4нче мәктәбендә биология фәненнән белем бирә.
Рәйсә Сәфәргали кызының кабинеты мәктәптә һәрчак иң яхшылардан саналды. Олы йөрәкле укытучы йөзләгән укучыга төпле белем бирде. Бик күп еллар буе район биология укытучыларының методик берләшмәме эшендә актив катнашты, яшь педагоглар белән эш тәҗрибәсен уртаклашты. Ачык дәресләр үткәрде, төрле методик алымнарны файдаланды, дәресләрдә белем бирүнең техник чараларын, шул исәптән компьютер технологиясен да кулланды. Аның дәресләре укучылар өчен һәрчак бик мавыктыргыч һәм кызыклы иде.
Өстәвенә ул бик шәп сыйныф җитәкчексе дә булды! Дөресрәге, укучыларның ышанычлы дусты да иде. Биология серләренә өйрәтү белән беррәттән балаларда изгелек, барлык тере җанга карата нечкә күңеллелек, үзеңнең эш-гамәлләреңә җаваплылык тәрбияләде. Рәйсә Сәфәргали кызының укучылары биология өлкәсендә генә төпле белем алып калмфй, ә үз фикерең яклый белгән, тормыштагы төрле катлаулы хәлләрнең асылын һәм сәбәбен аңлаучы чын кешеләр булырга өйрәнде. Ул кешеләр күңелен аңлый, кирәк чакта ярдәм итә, кеше хәленә керә, акыллы киңәшләрен бирә белде.
Максатка омтылучан, изге күңелле Рәйсә Сәфәргали кызы үзенең оптимизмы, тормышны сөюе белән тирә-яктагыларга да көч-куәт өстәде. Гомеренең азагына кадәр укучылары белән бәйләнешне өзмәде. Ул бик итәгатьле, намуслы, гадел һәм ярдәмчел булды, һәрвакыт акыллы киңәшләрен бирде. Соклангыч педагог, актив тормыш позициясе алып барган, алдагы көнгә ышаныч белән яшәгән, хезмәт һәм тормыш сөючәнлек үрнәге булган шәхес иде, аны белгәннәрнең хәтерендә ул һәрчак шундый кеше булып калачак.
Раевка 4нче мәктәбендә бергә эшләгән хезмәттәшләре.
Читайте нас: