- 13 августтан 8 сентябрьгә кадәр район территориясендә балалар арасында юл-транспорт вакыйгаларын искәртүгә юнәлтелгән “Игътибар – балалар!” чарасы үтәчәк. Шуңа бәйле, шоферларга зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез: мәгариф учреждениеләре яныннан узганда бик игътибарлы һәм уяу булыгыз, тизлек режимын бозмагыз. Ата-аналар да балаларына юлда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлатсын иде, - дип искәртә Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсе инспекторы Гөлназ ӘБДЕЛМАНОВА.