Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 март 2018, 02:00

Сүндергәнгә караганда кисәтүе җиңелрәк

Соңгы вакытта районда ут чыгу очраклары ешайды.Ел башыннан 12 янгынтеркәлде, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике очракка артык.

Соңгы вакытта районда ут чыгу очраклары ешайды.
Ел башыннан 12 янгын теркәлде, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике очракка артык. Йортлар, каралты-куралар гына түгел, автомобильләр дә янды. Кызганычка каршы, ялкында кешеләр гомере өзелде. Раевка авылында алты фатирлы йорттагы ике бүлмәле квартирада ут чыгып, ике ир вафат булды.
Фаҗигаләрнең төп сәбәбе, элеккечә, гади генә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен күзәтмәү. Мәсәлән, ут белән саксыз эш итү аркасында өч янгын чыкты, дүрт очракта - электр җиһазларының төзек булмавы, өчесендә – мич һәм төтен юлларының дөрес урнаштырылмавы, икесендә автомобильләрнең төзек булмавы янгыннарга сәбәпче булды.
Янгын чыккан очракта:
01, 112 телефоннары аша янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз;
алар килгәнче өйдән кешеләрне һәм мөлкәтне чыгарыгыз;
кул астындагы әйберләр белән утны сүндерү һәм зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары күрегез.
Хәтерегездә тотыгыз, янгынны сүндергәнгә караганда кисәтүе җиңелрәк!
Венер АРЫСЛАНОВ,
62нче янгын часте җитәкчесе.
Читайте нас: