Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 апрель 2018, 02:00

Учак ягу тыела

Алда безне май бәйрәмнәре көтә, күпләр бу көннәрдә яшелчә бакчаларын һәм ихаталарын тәртипкә китерә. Һава торышы әйбәт булса, без табигать кочагына, су буйларына ашыгабыз, ә анда учак ягулар, шашлык, күңел ачулар.

Русия Гадәттән тыш министрлыгының республика буенча баш идарәлеге барыбызны да хәвефсезлек чараларын күрергә: ишегалдында, урамда гына түгел, урманда да учак якмаска чакыра. Автомобиль, тимер юллары чикләрендә дә кипкән үлән яндырырга, учак ягарга, поезд һәм автомобильләр тәрәзәләреннән тәмәке төпчекләре һәм шырпы ташларга ярамый.
-Янгын чыгу хәвефе зур булган язгы-җәйге чорда җир участоклары хуҗалары чүп-чарны даими җыештырып торырга, үскән үләнне чабарга, участокны чүп үләннәреннән чистартырга һәм вакытында печәнне җыеп алырга тиеш, - ди ведомство җитәкчесе Марат Латыйпов.
Роспотребнадзор талпаннарның активлаша башлавы турында искәртә.
Шуңа да, хөрмәтле гәзит укучылар, май бәйрәмнәре күңелле тәэссоратлар гына калдырсын дисәгез, хәвефсезлек кагыйдәләрен күзәтегез һәм уяу булыгыз.
Үз хәбәрчебез.
Республикада 16 апрельдән 16 майга кадәр янғын хәвефсезлеге айлыгы үтә.
Читайте нас: