Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
9 апрель 2018, 02:00

Очкынны янгынга кадәр сүндер...

Районда газ белән хәвефсез файдалануныпропагандалау буенча айлык узды.

Районда газ белән хәвефсез файдалануны пропагандалау буенча айлык узды. Чараның төп максаты –кулланучыларның газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә тагын бер тапкыр игътибарын юнәлтү.
Сер түгел, әгәр “зәңгәр” ягулык кулланучылар сирәк булса да “Очкынны янгынга кадәр сүндер, бәлане килгәнче бор” дигән халык әйтемен искә төшерсә, бик күп фаҗигаләр булмас иде. Айлык барышында район хакимияте белгечләре, идарә компанияләр вәкилләре, Торак милекчеләре ширкәте, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Бәләбәй шәһәрендәге филиалы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре кергән комиссия әгъзалары болар хакында район халкына нәкъ шушы алтын кагыйдәне җиткерергә тырышты.
Бер квартирада гына да газ җиһазларының төзек булмавы бөтен күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең гомеренә хәвеф белән яный. Шуңа да район үзәгендә һәм Шафран авылындагы күпфатирлы йортта яшәүчеләр игътибар үзәгендә булды, алар - хәвеф төркеменә кергән имин булмаган гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ялгыз инвалидлар. Тикшерү барышында белгечләр вентиляция каналлары, төтен юллары, газ плитәләре һәм казаннар торышын карады, аларның дөрес тоташтырылуына игътибар итте.
-Кызганычка каршы, моңа кадәр булган хәлләр кайбер ваемсыз гражданнарны бернигә өйрәтми, - ди район хакимиятенең муниципаль торак инспекторы - баш белгеч Вероника Афанасьева. – Күпләр мондый вакыйгаларның газ приборларын куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсе икәнен аңламый. Үз белдеге белән газ җиһазы урнаштыру, вентиляция каналларын, төтен юлларын ябу, газ хуҗалыгы белгечләренең техник тикшерүеннән баш тарту – еш очрый торган очраклар. Ә газ җиһазларын хәвефсез файдалануда җаваплылык милекчеләр иңендә икәнен һәркем яхшы белә.
Айлык нәтиҗәләре буенча хәвефсезлек кагыйдәләренә ваемсыз караган гражданнарга ике атна эчендә хаталарны бетерүгә белдерү кагәзьләре бирелде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: