Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 Май 2018, 02:00

Русиялеләр иминлеге өчен

Илебездә футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә кызу әзерлек бара. Билгеле булуынча,быел Русия тарихында беренче тапкыр ФИФА Дөнья кубогы бездә үтәчәк.

Илебездә футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә кызу әзерлек бара. Билгеле булуынча,быел Русия тарихында беренче тапкыр ФИФА Дөнья кубогы бездә үтәчәк.
25 майдан 25 июльгә кадәр бу зур выкыйга узачак шәһәрләрдә, республикаларда һәм өлкәләрдә хәвефсезлек чаралары көчәйтелгән. Шулай ук бөтен ил буйлап югары хәвефсезлек чаралары күрелә, шул исәптән бу чорда гражданнар коралы һәм аларга патроннар әйләнеше тыела, дип хәбәр итә Росгвардиянең республика буенча Идарәлеге лицензия-рөхсәт бирү бүлекчәсе инспекторы Альберт Төхвәтуллин.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Илебез стадионнарында дөнья беренчелеге 14 июньдә старт ала. Матчлар 11 шәһәрдә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбәнге Новгород, Волгоград, Калининград, Дондагы Ростов, Самара, Екатеринбург, Сочи, Казан һәм Саранскида узачак.
Читайте нас: