Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 август 2018, 02:00

Районда “Трактор” операциясе узды

16 июльдән 17 августка кадәр Башкортстанда үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны файдалану барышында хокук бозуларны искәртү буенча айлык узды.

Айлык кысаларында район буйынча рейд үткәрелде. Раевка-Кыргыз-Миякә юлыннан ерак түгел Раевка авыл биләмәсе хакимияте тракторчы-машинисты Анатолий Уманцов МТЗ-82 тракторында чүп үләннәрен чаба иде. Дәүләт техник күзәтүе инспекциясенең Әлшәй районы буенча баш дәүләт инспекторы У. С. Гәрәев, барыннан элек, аның документлары булу-булмавы белән кызыксынды.

Кирәкле документлар, шулай ук янгын сүндергеч, медицина аптечкасы, авария тукталышы һәм “Акрын йөрешле транспорт чарасы” билгеләре – барысы да бар иде. Тракторның техник торышы канәгатьләнерлек дип табылды. Тәгәрмәчле үзйөрешле машинаның контроль картасы да искәрмәләрсез тутырылган.

Чуракай авылыннан Камил Сәхибгәрәев та җитешсезлекләрсез эшли иде. Аның МТЗ-80 тракторы да планлаштырылмаган тикшерүне уңышлы үтте.

-Район буенча үзйөрешле техниканы файдаланганда хокук бозу очракларының кимүе күзәтелә. Узган елларның шул ук чорларындагы “Трактор” операциясе нәтиҗәләре дә шуны раслый. Бу, контроль чаралардан тыш, безнең хокук бозуларны искәртү эшен көчәйтүебезгә бәйле. Юл хәрәкәте, техниканы хәвефсез файдалану кагыйдәләрен бозучыларга штраф салына, - дип билгеләде Урал Солтан улы.

Районда барлыгы 16 рейд үткәрелде, 156 берәмлек техника тикшерелде. Үзйөрешле 33 машина хуҗасы административ җаваплылыкка тарттырылды, вазыйфалы өч кешегә һәм өч тракторчы-машинистка җәза бирелде. Җитешсезлекләр башлыча теркәлмәгән һәм техник карау үтмәгән үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны файдалануга, яктылык приборларының төзек булмавына, ОСАГО страховка полисы һәм тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булмауга бәйле.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.

Дәүләт техник күзәтүе инспекциясенең баш дәүләт инспекторы У. С. Гәрәев техниканың төзеклеген һәм кирәкле документларның булуын тикшерә.
Читайте нас: