Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 октябрь 2018, 02:00

Яктылык кайтаргычлар кулланыгыз!

Бу көннәрдә мәгариф оешмаларында “Балаларга яктылык кайтаргычлар!”дип аталган искәртү чарасы уза.

Акциянең максаты – балалар катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгалары санын киметү һәм аларның юлларда җәрәхәтләнүенә юл куймау өчен яктылык кайтаргычлар куллануны популярлаштыру.

Фликер (яктылык кайтаргыч) – җәяүлене ерактан күрсәтүче ялтыравык билге генә түгел. Ул кешене игътибарлы булырга өнди. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтү белән бергә киемнең төсе дә хәвефсезлек билгесе булып тора. Бөтен ата-аналар да кара төсләрдәге кием сайлаганда моны аңламый. Ә бит кара төстәге кием кигән җәяүлеләр караңгы вакытта, начар һава шартларында бөтенләй күренми диярлек. Нәкъ кара төстәге киемлеләр юл фаҗигаләренә ешрак очрый да инде.

Балалар киеме җитештерүчеләрнең күбесе аларның матур һәм уңайлы булуы турында гына түгел, ә яшь җәяүленең хәвефсезлеге турында да уйлап, яктылык кайтартучы элементлар: курткаларда рәсемнәр, төрле сызатлар куллана. Кием сайлаганда нәкъ шундый модельләргә өстенлек бирергә кирәк. Яки фликерларның башка төрле формаларын алып сумкага, курткага, чанага, коляскаларга, велосипедларга ябыштыру зарур. Чөнки нәкъ яктылык кайтартучы элементларны куллану караңгыда җәяүлеләрне транспорт таптау хәвефен 6,5 тапкырга киметә!

Хөрмәтле өлкәннәр! Балагыз юлда барганда аны шоферлар күрсен өчен киемендә яктылык кайтартучы элементлар булдыру чаралары күрегез. Әйдәгез, тормышыбыздагы иң кадерле кешеләребез – үзебезнең киләчәгебез булган балаларыбызны хәвеф – хәтәрдән саклыйк!

Зилә ЧУПОВА,

мәгариф бүлеге баш инспекторы.
Читайте нас: