Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 октябрь 2018, 02:00

Керчьтагы фаҗига беркемне дә битараф калдырмады

Чираттагы коточкыч вакыйга, Кырымның Керчьшәһәрендә бик күп кешенең һәлак булуы, барысын да тетрәндерде.

Үткән чәршәмбедә политехник колледжда шартлау һәм атыш нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булды, 50гә якыны җәрәхәтләр алды, аларның күбесе - студентлар. Колледжның дүртенче курсында укучы, башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормаган 18 яшьлек егет кулына корал алып дусларына, укытучыларына ут ача. Теракттан соң ул үз-үзенә кул сала.

Ни өчен егет мондый адымга барган, ярдәмчеләре булганмы, моны тикшерү ачыклаячак. Ә хокук сакчылары уяулыкны тагын да арттыру турында янә искә төшерә. Шикләнүләрегез, үзләрен тыныч тотмаган кешеләр, шулай ук җәмәгать урыннарында калдырылган хуҗасыз әйберләр (сумкалар, пакетлар, төргәкләр) турында полициягә хәбәр итегез.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районындагы бүлеге телефоннары: 02, 3-12-09, 3-07-19, ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры: 112. Эчке эшләр министрлыгының республика буенча “ышаныч телефоны: 8 (347) 279-32-92.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: