Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 ноябрь 2018, 02:00

Ут беркемне дә аямый

Үткән җомгага каршы төндә районда берьюлы ике зур янгын чыкты.

Шафран авылында “Шафран” шифаханәсе поликлиникасының ике катлы кирпеч бинасы түбәсе янып китә, бинаның 450 квадрат метрын ут уратып ала. Бина түбәсе белән икенче кат арасындагы агач түшәм өлешләтә җимерелгән, ут зур зыян китергән.

-Безнең ут сүндерүчеләр белән бергә Миякә, Дәүләкән, Бишбүләк районнары бүлекчәләре хезмәткәрләре дә җәлеп ителде, - дип хәбәр итте 62нче янгын часте җитәкчесе Венер Арсланов. – Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Ә Кыпчак-Аскар авылында чыккан янгында, кызганычка каршы, бер кеше һәлак булган. Авыл ихаталарының берсендә тимер вагонда чыккан янгында 50 яшьлек ирнең гомере өзелгән.

Янгын частеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига сәбәпләре ачыклана. Әйе, ут беркемне дә аямый, шуңа да янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл күзәтергә чакырабыз.

Зилә Вәлиуллина.

Янгын чыкканда 01, 112 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәлеге “ышаныч телефоны”: 8 (347) 233-99-99.
Читайте нас: