Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 ноябрь 2018, 02:00

Юл хаталарны гафу итми

Һава шартларының кискен бозылуы, бозлы яңгыр юлларны чын шугалакка әйләндерде, республикада юл-транспорт фаҗигаләре саны күпкә артты.

Үткән атнада гына юлларда 14 кеше һәлак булды, аларның сигезе (!) бозлы яңгыр яуган шимбә көнне, 17 ноябрьдә якты дөнья белән хушлашты.

Кызганычка каршы, корбаннар саны арта бара. Караидел районында дүшәмбе көнне ике җиңел автомобиль бәрелешүе нәтиҗәсендә алты кешенең гомере өзелде. Республиканың ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, машиналарның берсе җәйге резинада йөргән булган.

-Юл хаталарны гафу итми, бигрәк тә салкын вакытта. Хөрмәтле шоферлар, руль артында сак булыгыз. Ашыгыч рәвештә җәйге резиналарыгызны кышкыга алмаштырыгыз, тизлек режимын арттырмагыз, дистанцияне саклагыз. Хәвефсезлек каешлары турында да онытмагыз, пассажирларның да аларны эләктерүен тикшерегез, балаларны махсус җайланмаларда йөртегез, - диде район буенча ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы полиция майоры Виталий Навценя. – Шулай ук җәяүлеләрнең дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтүләрен сорыйбыз. Гомернең бер тапкыр гына бирелүен онытмагыз.

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.

Ун айда Әлшәй районында 19 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 20 кеше каза күргән, икесе һәлак булган. Авария вакытында өч шоферның исерек булуы ачыкланган.
Читайте нас: