Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 март 2019, 02:00

Уяулыкны югалтмау мөһим

Дөньяда террорчылык һәм экстремизм иң куркыныч проблемага әйләнде, алар кешелеккә олы хәвеф белән яный.

Дөньяда террорчылык һәм экстремизм иң куркыныч проблемага әйләнде, алар кешелеккә олы хәвеф белән яный. Беренче карашка, без, авыл җирендә яшәүчеләргә, артык хәвеф тә янамый кебек. Әмма, бу алай түгел. Интернет, заманча элемтә чаралары һәрбер йортта диярлек булганда дөньяның теләсә нинди төбәге белән бәйләнеш тоту авырлык тудырмый, шуңа да һәркемгә уяу булырга кирәк.
2018 елда район прокуратурасы экстремизмга һәм террорчылыкка каршы эш итү турындагы законнарны үтәү өлкәсендә 6 тикшерү үткәрде, закон бозуның 68 очрагы теркәлде, 17 дәгъва судка тапшырылды, 35 күрсәтмә җибәрелде. 35 кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды.

Былтыр бөтен ил буйлап мәктәпләргә һөҗүм итү очраклары ешайды. Пермьдә, Чиләбедә, Улан-Удэда һәм үзебездә, Стәрлетамакта. Безнең Әлшәй районында да мәктәпләрдә укучыларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дә тиешле чаралар күрелде.

-Без белем бирү учреждениеләрендә дә тикшерү үткәрдек һәм бик күп закон бозуларны ачыкладык, - ди район прокуроры ярдәмчесе Тодор Панич. - Мәсәлән, Раевка авылының М. Буранголов исемендәге башкорт лицеенда контроль-үткәрү режимы оештырылмаган, махсуслаштырылган сак хезмәте булдырылмаган, бу теләсә кемгә бинага бернинди каршылыксыз керү мөмкинлеге бирә. Башка мәктәпләрдә дә шундый ук хәл. Тикшерү нәтиҗәләре буенча учреждение директорларына күрсәтмә җибәрелде. Әлшәй район судына, белем бирү оешмаларына тиешле чаралар күрүне таләп итеп, 15 дәгъва гаризасы тапшырылды. Барлык гаризалар каралды һәм канәгатьләндерелде.

Әгәр 2017 елда экстремистлык эшчәнлегенә каршы 19 хокук бозу очрагы ачыкланса, былтыр аларның саны ике тапкырга (36) арткан. Әлшәй прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан экстремизм юнәлешендәге мәгълүмат тупланган 23 интернет-сайт ачыкланды, аларның барысы да РФ Юстиция министрлыгының экстремистик материаллар исемлегендә тора. БР буенча Роскомнадзор идарәлегенә 7 мәгълүмат җибәрелгән.

-Тикшерүләр дәвам итә, район прокуратурасы киләчәктә дә экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итәчәк, - диде Тодор Милошевич.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: