Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 апрель 2019, 02:00

Юл бирегез!

22 апрельдән 29 апрельгә кадәр, бөтен республикадагы кебек, безнең районда да “Махсус сигнал” операциясе үткәрелә.

22 апрельдән 29 апрельгә кадәр, бөтен республикадагы кебек, безнең районда да “Махсус сигнал” операциясе үткәрелә.
Хәтерегезгә төшерәбез, зәңгәр (яки зәңгәр һәм кызыл) төстәге ялт-йолт итеп торган маячогы кабызылган һәм махсус тавыш сигналы биреп якынлашкан транспорт чараларына шоферлар юл бирергә тиеш, шулай ук мондый машиналарны узып китү тыела. Кагыйдә бозучыларга 500 сум штраф яки бер айдан өч айга кадәр автомобильгә идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
“Ашыгыч ярдәм”, гадәттән тыш хәлләр, полиция машиналары махсус сигналны вакыйга урынына тизерәк барып җитү өчен куллана һәм моңа гражданнарның гомере һәм сәламәтлеге бәйле булуын онытмагыз.
Виталий НАВЦЕНЯ,
юл-патруль хезмәте баш инспекторы.
Фото: Яндекс
Читайте нас: