Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 Май 2019, 02:00

Мопедка утырдыңмы? Кагыйдәләрне күзәт!

Җылы көннәр килү белән юлларда скутерлар еш күренә башлады. Аларны йөртүчеләр башлыча балигъ булмаган үсмерләр, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен начар белә, җитәрлек тәҗрибәләре дә юк, бу үз чиратында күңелсез нәтиҗәләргә китерүе мөмкин.

Тагын бер тапкыр хәтерегезгә төшерәбез, мопедка яки скутерга 16 яше тулган һәм М категорияле шофер таныклыгы булган гражданнар гына идарә итә ала. Көндез йөргәндә дә фаралар янарга тиеш. Шоферның, шулай ук аның пассажирының да мотошлемда булуы зарур. Ә руль артына яңа утырган кешенең пассажирлар йөртергә хокукы юк, моның өчен теләсә нинди категориядә кимендә ике ел йөртү тәҗрибәсе булырга тиеш.
Статистикадан күренүенчә, ике тәгәрмәчле мототранспорт шоферларына җиңел автомобиль йөртүче һәм аның пассажирына караганда сигез тапкырга күбрәк хәвеф яный. Шуны онытмагыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!
Салават КОТЛЫЕВ,

Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе.
Читайте нас: