Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 Май 2019, 02:00

Базда үлә язган

Әлшәй районының Раевкаавылында һөнәри бурычларын үтәп йөрүче суд приставлары бер гараждан ярдәм сорапкычкырган тавышны ишетеп кала.

Әлшәй районының Раевка авылында һөнәри бурычларын үтәп йөрүче суд приставлары бер гараждан ярдәм сорап кычкырган тавышны ишетеп кала. Йөгереп барсалар, анда бер кеше баздан бер ирнең җансыз гәүдәсен тартып чыгарырга тырыша.


Аңын җуйган ирнең тынсыз гәүдәсен бергәләшеп тартып чыгаралар. “Суд приставы Евгений Грачев белән бүлекнең машина йөртүчесе Владимир Овчаренко ашыгыч рәвештә аның йөрәгенә туры булмаган массаж һәм ясалма сулыш ясый башлыйлар. Ә Елена Смирнова ашыгыч ярдәм чакырта.

Суд приставлары ясаган манипуляцияләрдән соң, ир кеше сулыш ала башлый һәм күзләрен ача. Зыян күргән кешене табибларга тапшыралар”, – дип белдерде суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.


Ярдәмгә ашыккан ир аңлатуынча, алар танышы белән баздан бәрәңге алырга җыеналар. Танышы базга төшә һәм газ белән агуланып, аңын җуеп егыла.

Бәхеткә каршы, янәшәдә мәрхәмәтле кешеләр булган. Аларның ярдәме белән зыян күргән ирнең гомере саклап калынган. Ир-егет дәваханәдә тулысынча аңына килгән. Хәле бераз яхшыруга ук, үзенең гомерен саклап калган кешеләргә рәхмәт әйтеп, суд приставлары хезмәтенә хат язган.

Озак ябык торган базны ачкач, аны җилләтми торып төшәргә ярамавын күпләр беләдер. Бу хакта онытмагыз, дуслар!


Автор: Алсу Хәбирова.

Чыганак: "Башинформ".

Фото: Суд приставлары хезмәтенең БР буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: