Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 июль 2019, 02:00

Кагыйдәләрне күзәтү мотлак

11 августта мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләячәк.

Хәтерегезгә төшерәбез, сәламәт һәм биркаланган авыл хуҗалыгы малларын гына чалу рөхсәт ителә. Клиник тикшерү үткәрү, брюцеллез һәм башка авырулар булу-булмауга кан бирү өчен район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук малларга түләмә авыруына каршы прививка ясатылган булырга тиеш. Уфа, Стәрлетамак шәһәрләренә һәм башка районнарга малларны бердәм чалу мәйданнарына алып баруны планлаштыруыгыз турында безгә алдан хәбәр итегез.
Шушы таләпләр үтәлгәндә генә электрон формада ветеринария-озату документлары тутырылачак.
Корбанга чалыначак малны сайлаганда, күчереп йөрткәндә һәм чалганда түбәндәге ветеринария-санитария кагыйдәләрен мотлак үтәү кирәклеге турында онытмагыз:

- малларны тик район ветеринария хезмәте килешүе буенча ветеринария-озату документлары белән илнең эпизоотик тыныч төбәкләреннән генә кертергә; малны махсус җиһазландырылган урыннарда (мал чалу пунктларында, мәйданнарында) гына чалырга; итне һәм малның эчәк-карынын ветеринария-санитария экспертизасы үткәргәннән һәм келәймә сукканнан соң гына кулланырга.
Александр ДЕМЕШОВ,

Әлшәй район ветеринария станциясе җитәкчесе урынбасары.
Читайте нас: