Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 август 2019, 02:00

Балаларны саклагыз!

12 августтан 9 сентябрьгә кадәр районда “Игътибар – балалар!” дип аталган профилактик чара үткәрелә, ул балаларның юл-транспорт вакыйгаларында җәрәхәтләнүен кисәтүгә юнәлтелә.

12 августтан 9 сентябрьгә кадәр районда “Игътибар – балалар!” дип аталган профилактик чара үткәрелә, ул балаларның юл-транспорт вакыйгаларында җәрәхәтләнүен кисәтүгә юнәлтелә.
Статистикадан күренүенчә, балалар һәм үсмерләр катнашлыгында юл-транспорт вакыйгаларының күбесе август-сентябрь айларында теркәлә. Бу башлыча балаларның мәктәпкә бер үк маршрут буенча йөрүенё һәм вакыт үтү белән юл хәлләренә күнегүенә бәйле. Әмма моның кире яклары да бар: әгәр игътибарны һәм уяулыкны югалтсаң, юлларда килеп чыккан төрле хәлләрдә ялгышырга да мөмкин.
“Игътибар – балалар!” операциясе барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә профилактик әңгәмәләр үткәрә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтү кирәклеге турында тагын да бер тапкыр балаларның исенә төшерә.
Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгыз сезнең гамәлләрегезне күреп, һәрвакыт, бу – дөрес, дип уйлый. Шуңа да, кагыйдәләрне күзәтеп, сез балаларыгызга үрнәк күрсәтәсез, моның белән юлларда төрле хәлләр килеп туганда дөрес карар кабул итәргә, үз сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга булышлык итәсез. Балаларыгызны саклагыз!
Светлана КРЕХОВА,
Әлшәй районы буенча ЮХХДИ бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы.
Фото: Яндекс
Читайте нас: