Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 сентябрь 2019, 02:00

Янгыннарга бәйле хәл кискен кала

Көл-күмергә әйләнгән йорт яныннан тыныч кынаүтеп китү мөмкин түгел.

Көл-күмергә әйләнгән йорт яныннан тыныч кына үтеп китү мөмкин түгел. Кайчандыр монда тормыш гөрләп торган, хуҗалары тырышып дөнья көткән бит. Моны ничек аңлатырга? Язмышмы бу? Әллә битарафлыкмы?
-Кызганычка каршы, янгыннарга бәйле хәл кискен кала. Ел башыннан районда 106 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк! Утта биш кеше һәлак булды, - ди район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы буенча баш белгече Марат Моратхуҗин, күңелсез статистиканы барлап.
-Янгыннарның төп сәбәбе булып, элеккечә, ут белән саксыз эш итү (76 очрак) тора. Икенче урында – электр җиһазларының сафтан чыгуы (16). Шулай ук мичләрнең төзек булмавы, яшен сугу һәм ут төртү очраклары бәхетсезлеккә китергән. Башлыча каралты-куралар һәм йортлар, әмма иң күбе чүп-чар һәм коры үлән янган.
Сәбәпләр төрле, әмма гаепле берәү – ул гади гына хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәгән кеше. Йортларда янгын турында искәртүче махсус приборлар да бәлане булдырмас иде. Бу датчиклар кыйммәт түгел, иң мөһиме, алар гомерне саклап кала, - ди Марат Рәиф улы.
Янгыннарның күбесе Раевка авыл Советы территориясендә (27) теркәлгән. Бу исемлектә шулай ук Шафран (12 очрак), Казанка (10), Әбдрәшит (7), Түбән Әүрез һәм Кыпчак-Аскар (6шар), Трунтаиш, Ташлы, Зеленый Клин (5шәр) биләмәләре дә бар.
-Җылыту мизгеле башланды. Мичләрне, электр-җылыту приборларын кулланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен күзәтүегезне, шулай ук балаларның ут белән шаяруына юл куймавыгызны сорыйбыз, - диде Марат Моратхуҗин.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – 112.
Фото: pixabay.
Читайте нас: