Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 октябрь 2019, 02:00

Фаҗигагә юл куймау өчен

Күптән түгел Кушнаренко районында янгын хәвефенхәбәр итүче махсус прибор дүрт ирнең гомерен коткарган.

Күптән түгел Кушнаренко районында янгын хәвефен хәбәр итүче махсус прибор дүрт ирнең гомерен коткарган. Бу җиһаз янып китүнең башлангыч стадиясендә - үзеңне һәм якыннарыңны коткару мөмкинлеге булган вакытта ук төтенне сизеп кала.
Оператив мәгълүматлардан күренүенчә, өч елда республикада шундый махсус приборлар кую нәтиҗәсендә 285 кешенең, шул исәптән 126 баланың гомере саклап калынган. Бу чорда безнең районда янгынга каршы 1517 датчик урнаштырылды, шуларның 771е – быел.
Аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләр яшәгән, балалар тәрбияләнгән һәм социаль яктан хәвефле дип исәпләнгән йортларда һәм квартираларда автономияле янгын датчиклары бушлай куела. 2018 елның 1 гыйнварыннан исә балалары туган бөтен гаиләләр дә мондый приборлар белән тәэмин ителә. Хәзер шулай ук бу җиһазны ялгыз яшәүче 55 яшьтән өлкән кешеләр дә бушлай ала ала.
-Җылыту мизгеле башлана, күпләр җылыту приборларын куллана башлаячак, бу да хәвеф тудыра. Йортларга янгын датчигын кую – фаҗигагә юл куймауның ышанычлы алымы. Күпсанлы коткару тарихларыннан күренүенчә, бүген ул янгын башланганда ук аны туктатуның һәм хәвеф турында кешеләргә хәбәр итүнең иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Янгын турында хәбәр итүче махсус приборлар һәр йортта булырга тиеш. Аларны шәхси малтабар Алтынгуҗинның Магистраль урамындагы магазинында сатып алырга мөмкин, - дип хәбәр итте район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Марат Моратхуҗин.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: