“Юллар хәвефсез булсын өчен без күпне эшлибез – чокырларны ямыйбыз, камералар, яктырткычлар, билгеләр куябыз, юл тамгалары сызабыз... Бу коткара да – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда быел юлларда һәлак булучылар саны 57гә азрак. Әмма шулай да 292 кешенең гомере өзелгән... Әгәр “очып” йөрүдән туктамасагыз, без ни генә эшләсәк тә, гаилә фаҗигаләре артачак, һәлак булганнарны җирләячәкбез һәм зәгыйфьләрне тәрбияләячәкбез”, дип мөрәҗәгать итте республика халкына Радий Хәбиров күптән түгел социаль челтәрләрдә.
Районыбызда юллардагы хәвефсезлеккә бәйле эшләр ничек торуы турында Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Салават КОТЛЫЕВ белән әңгәмәләшәбез.
-Салават Муса улы, әйдәгез, саннардан башлыйк.
-Тугыз ай йомгаклары буенча район юлларында 5427 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде. Шуның 430 очрагында кагыйдәләр “тупас” бозылган, моның өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. 17 юл-транспорт вакыйгасы кылынган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда җидегә күбрәк. Аларда биш кеше (+3) һәлак булган, 24е (+14) төрле тән җәрәхәтләре алган. Кызганычка каршы, ике авариядә балалар зыян күргән.
-“Камералар, яктырткычлар, билгеләр куябыз, юл тамгалары сызабыз”, – дип яза республика Башлыгы. Бу җәһәттән бездә нәрсәләр эшләнә?
-Юл тамгалары, билгеләр яңартылды, светофорлар, фото һәм видеокамераларга килгәндә исә әлегә яңалары куелмаячак. Мәктәпләр, балалар бакчалары янында җәяүлеләр өчен чик билгеләре куелды. Шулай ук күпләр игътибар иткәндер, Чишмә-Кыргыз-Миякә автоюлында Раевкадан чыккан урында яктырткычлар барлыкка килде.
-Социаль челтәрләрдә күпләр район үзәгендә юлларны ремонтлаганнан соң аварияләр артты, дип зарлана...
-Кызганычка каршы, бу шулай. Юллар яхшырса да, аварияләр саны артты. Юл фаҗигаләре еш булган урамнар исемлегенә Киров, Коммунистик урамнарын кертергә мөмкин. Монда төп сәбәп – тизлек режимын күзәтмәү. Шуңа да без хәвефле участокларда махсус барьерлар урнаштыру тәкъдиме белән район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек.
-1 октябрьдән автобусларда балалар йөртү һәм Европротокол төзүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр дә үз көченә керде.
-Яңа кагыйдәләр буенча хәзер хәвефсезлек каешлары белән җиһазландырылган автобусларны куллану таләбе шәһәрара гына түгел, шәһәр эчендә һәм шәһәр яны транспортына да кагыла. Моннан тыш, озатып баручылар автобус кузгалыр алдыннан һәм юлда барганда балаларның хәвефсезлек каешларын эләктергәнме-юкмы икәнлеген контрольдә тотарга, аларның автобуста урыннарыннан торып йөрмәвен күзәтергә тиеш.
Балалар йөрткән автобусларга идарә итүгә D категориясендә кимендә бер ел эш стажы булган шоферлар җәлеп ителә. Шулай ук балаларны шәһәр һәм шәһәр яны транспорт чараларында йөртү планлаштырылуы турында Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр җибәрү срокларында да үзгәрешләр бар.
-Дәүләт автоинспекциясе, ягъни Европротокол катнашлыгыннан тыш юл-транспорт вакыйгасы турында протокол төзү кагыйдәләре дә гадиләштерелде.
-Әйе,1 октябрьдән юл-транспорт вакыйгасында катнашучыларның авария хәленә бәйле фикер төрлелеге хәзер машинага 100 мең сумга кадәр зыян килгәндә үзаллы рәвештә Европротокол төзүгә каршылык була алмый. Автомобильгә килгән зыян суммасы 100 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итсә, мотлак (ДТП. Европротокол) махсус кушымтасы булу таләп ителә. Протоколда вакыйганың детальләре күрсәтелергә, җентекле сурәтләмә һәм фототеркәү белән китерелгән зыян санап үтелергә тиеш. Хәер, мондый протоколны бәрелешүдә тик ике генә автомобиль катнашкан, ике хуҗа да ОСАГО буенча страховкаланган, зыян күрүчеләр – шоферлар, пассажирлар, җәяүлеләр булмаган, юл-транспорт вакыйгасында катнашкан автомобильләргә генә зыян китерелгән һәм ул 400 мең сумнан артмаган (элек зыян суммасы 100 мең сумнан артмаска тиеш иде) очракта гына төзергә мөмкин. Әгәр югарыда күрсәтелгән шартларның берсе генә күзәтелмәсә дә, ЮХХДИ инспекторларын чакыртырга кирәк.
-Фәһемле киңәшләрегез өчен рәхмәт, Салават Муса улы.
-Форсаттан файдаланып, автомобиль йөртүчеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Көз җитте, хәзер тиз караңгы төшә, җәяү йөрүче балалар да, өлкәннәр дә яктылык кайтаручы элементларны файдаланмый, шунлыктан, уяу булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтегез. Һәм шуны онытмагыз: юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомере һәм сәламәтлеге сезгә бәйле.
Фәнүзә СУФИЯНОВА әңгәмәләште.
Автобусларда балалар йөртүне оештыру һәм Европротокол төзүнең яңа кагыйдәләре (алар 2019 елның 1 октябреннән гамәлгә керде) турында безнең https://alsh-vesti.rbsmi.ru сайтында укыгыз.