Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 октябрь 2019, 02:00

Контрольдә – үзйөрешле машиналар

21 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр, бөтен республикадагы кебек үк, районда үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны искәртү буенча “Үзйөрешле машина” дип аталган чаралар үткәрелә.

Бу көннәрдә бөтен җирдә, шул исәптән файдалы казылмалар эшкәртү һәм агач хәзерләү урыннарында үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларның техник торышын тикшерү оештырылачак.

-Октябрь башында Нуриман һәм Кушнарен районнарында үзйөрешле машиналарны файдаланганда берьюлы өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Техникага идарә итүчеләрнең тракторчы-машинист таныклыгы булмаган. Ике очракта - үзйөрешле машиналарның техник карау үтмәве һәм яктылык сигнализациясенең төзек булмавы, бер очракта мондый техниканың дәүләт теркәве үтмәве ачыкланган. Хәвефсезлек таләпләрен күзәтмәү яхшылыкка алып бармый, - дип билгеләде Дәүләт техник күзәтүе баш инженер-инспекторы Урал Гәрәев.

Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.
Читайте нас: