Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 октябрь 2019, 02:00

“Игътибар – балалар!”

21 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр районда шундый исем астында искәртү акциясе үткәрелә.


“Игътибар – балалар!”



21 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр районда шундый исем астында искәртү акциясе үткәрелә.

Җәй буена автомобильләр хәрәкәте зур булган урамнарда бик йөрмәгән балалар ешрак көзнең нәкъ беренче көннәрендә юл-транспорт вакыйгаларының сәбәбе һәм корбаны була. Юлларда үсмерләрне бәла-казадан саклап калу өчен югарыда аталган искәртү акциясе үткәрелә.



Хөрмәтле ата-аналар! Автомобиль юлларында бик игътибарлы булу, җәяүлеләр юлны аша чыга торган юлдан гына файдалану кирәклеген, юлда һәм юл читендә уйнарга ярамаганлыгын балаларыгызның хәтеренә төшерегез.

Шоферларга исә җәяүлеләргә дә һәм нәни пассажирларга карата да бик игътибарлы булырга кирәк, аларны автомобильдә мотлак балалар креслосында йөртү яки хәвефсезлек каешларын куллану зарур.


Светлана КРЕХОВА,

Русия Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ бүлегенең Әлшәй районы буенча юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы.
Читайте нас: