Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 декабрь 2019, 11:50

Балалар бәйрәме күңелле үтсен өчен

Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә Яңа ел иртәлекләре - кышкы бәйрәмнең тагын бер атрибуты.

Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә Яңа ел иртәлекләре - кышкы бәйрәмнең тагын бер атрибуты. Янгын сүндерү бригадасын чакыру һәм балаларны эвакуацияләү белән нәниләрнең кәефен төшермәү өчен нәрсә турында онытмаска кирәк?
Чыршы бәйрәмендә хәвефсезлек өчен иртәлек үткәрелгән оешма җитәкчесе җаваплы. Чара алдыннан бинаның янгын хәвефсезлеге нормаларына туры килү-килмәвен мотлак тикшерергә кирәк:
әгәр бинаның түбәсе тиз янып китүчән материаллардан эшләнгән булса, бәйрәм икенче каттан да югары булмаган бинада узарга тиеш;
янып торучы күрсәткечләр белән җиһазландырылган кимендә ике эвакуация урыны булырга тиеш;
чыршыны янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә ярашлы урнаштырырга;
балалар бәйрәмендә хлопушкалар, бенгаль утлары һәм пиротехника изделиеләре кулланмаска;
төзек янгын сүндерү әйберләрен якында гына тотарга.
Күпләр Яңа ел мәшәкатьләре белән тагын бер мөһим нәрсәне – бәйрәмдә катнашучы барлык балаларның, өлкәннәрнең һәм чакырылган артистларның исемлеген төзергә оныта. Янгын була калса, эвакуацияләнгән кешеләрне исемлек белән чагыштырырга җиңел булачак.
Чыршы бәйрәмендә балаларның хәвефсезлеге турында ата-аналар да онытмаска тиеш. Балагызның карнавал костюмнарында тиз токанучан бизәнгечләр булмавын тикшерегез.
Хөрмәтле әлшәйлеләр! Сезгә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен гадәттән тыш хәлләрсез һәм үткәрүегезне телибез!
Фларит КОРБАНГАЛИЕВ,
Русия Эчке эшләр министрлыгы БР буенча идарәлегенең күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча Дәүләкән районара бүлеге инспекторы.
Ел башыннан Әлшәй районында 127 янгын очрагы теркәлгән, утта биш кеше һәлак булган, берсенең тәне пешкән.
Фото: Яндекс
Читайте нас: